14 март 2019 яңалыклары
-
Төннәр буе йоклый алмый ятсаң...
Төн уртасында уянып, боргаланып ятмас өчен, гомумән, йокысызлыктан интекмим дисәң, кичке якта телефон, компьютер, интернетларны сүндереп куярга кирәк. Йокы бүлмәсе телевизор карау, кәтлит ашый-ашый социаль челтәр актару урыны түгел. Бу фикерләрне Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якуповтан ишеттек.
-
Сыер асраучылар нинди субсидияләргә өмет итә ала? - "Шәһри Казан"
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гадәти сыер алучыларга – 30 мең, ә токымлы сыер кайтаручыларга 40 мең сум акча бирә.
-
Өй шартларында прәннек
Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл Зәйнуллинадан прәннек рецептын тәкъдим итәбез.
-
Алексей Песошин Фәннәр академиясе эшләгән русча-татарча сүзлектән файдаланырга киңәш итте
Система берничә ай Казан шәһәре Башкарма комитетында сыналган.
-
Алмаз Мирзаянов: «Мәдәният йорты җитәкчесе: «Тямайлар, Ришатлар янында вак-төяк син», диде»
Шушы көннәрдә җырчы Алмаз Мирзаянов Инстаграмында гастроль сезонына планнары белән уртаклашкан. Бу сезонда өстәмә концертлар алаганын, Башкортстан һәм Татарстан районнарын, Бавлыдан кала, көзгә планлаштыруын язган. Ни өчен Бавлыны кертмәвен дә аңлаткан, чөнки мәдәният йорты җитәкчесе күңеленә ярамастай сүз әйткән.
-
“Без килгәндә елады, үз өемдә үләсем килә, диде”. Актанышта ялгыз ир пешүдән соң терелә алмаган
Актанышта 46 яшьлек Алмаз Зариповның үлеме районда яшәүчеләрне тетрәндерде. Социаль челтәрләрдә ир-атның танышлары аның тормышы турында фикер алыша, язмышын барлый...
-
"Коткара гына алмадык": Тямаевлар гаиләсенә кайгы килгән
Тямаевлар гаиләсенең ишеген кайгы шакыган. Әтисенең абыйсы Марат Талип улы Тямаев вафат булган. Күңелсез хәбәрне Фирдүс Тямаев үзенең Инстаграмында яза (үзгәртмичә бирәбез):
-
Кызамык (корь) прививкасы: әти-әниләр нигә каршы, Татарстанда авыру ихтималы булган кешеләр күпме, мәҗбүри прививка кемнәргә ясала?
Дөнья мине үзгәртте: прививка дигән сүзгә моңа кадәр бармак аша гына карап, колак артыннан гына уздырып җибәрсәм, хәзер, балам тугач, һәр фикерне җентекләп тыңлар чак җитте. Җитмәсә, теге яки бу авыру учаклары кабыну турындагы хәбәрләр дә өелеп килеп тора. Кызамык, мәсәлән: соңгы берничә айда бу авыру таралышы турында әле бер җирдән, әле икенче җирдән хәбәрләр килеп тора.