11 февраль 2025 яңалыклары
-
«Дулкын» радиосында һәр җомга 13 сәгать 30 минутта «Без тарихта эзлебез» тапшыруы эфирга чыга.
Ул туган ягыбыз тарихына багышлана.
-
Сабада бүген 6нчы тапкыр «Мәдәниятләр калейдоскобы» туган телләр республика фестивале үтә.
Биредә Саба районы мәктәпләре белән бергә республика мәктәпләреннән 100дән артык укучы һәм укытучы, Казан федераль университетында белем алучы 90нан артык чит ил студенты катнашты.
-
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Дулкын” радиосы яңа бәйге игълан итә.
“Кадерле кешем” дип аталган шигъри бәйгедә һәммәгез дә катнаша аласыз.
-
“Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Минем герой” дигән бәйге башланып китә.
2025 ел илебездә “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан ителде.
-
9 февраль көнне Сатыш мәдәният йортында хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды.
Турнирда барлыгы 10 команда катнашты.
-
Район куләмендә баручы халык җыеннарының соңгысы Саба мәдәният йортында узды.
Халык алдында Саба шэхэр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, Байлар Сабасында эшләүче төрле тармак җитәкчеләре ел дәвамында башкарылган эшләргә хисап тотты.