Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сабада бүген 6нчы тапкыр «Мәдәниятләр калейдоскобы» туган телләр республика фестивале үтә.

Биредә Саба районы мәктәпләре белән бергә республика мәктәпләреннән 100дән артык укучы һәм укытучы, Казан федераль университетында белем алучы 90нан артык чит ил студенты катнашты.

Сабада бүген 6нчы тапкыр "Мәдәниятләр калейдоскобы" туган телләр республика фестивале үтә.
Биредә Саба районы мәктәпләре белән бергә республика мәктәпләреннән 100дән артык укучы һәм укытучы, Казан федераль университетында белем алучы 90нан артык чит ил студенты катнашты.
Башка еллардан аермалы буларак фестивальгә Үзбәкстан, Казахстан, Иран, Төрекмәнстан һәм Кытай илләренең Татарстандагы консуллары, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов чакырылган иде. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов фестивальдә катнашучыларны кайнар сәламләде, дуслыкта яшәргә чакырды һәм Сабага килүләре өчен зур рәхмәтләрен белдерде.
Фестивальдә районыбызның мәктәп укучылары һәм укытучылары Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең, ә КФУда белем алучы чит ил студентлары үзләренең телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен, милли ризыкларын тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев