Саба ТВ

Саба районы

16+
Бакча эшләре

Кишер үстерү буенча 10 киңәш🥕🥕🥕

Шәмәрдәндә яшәүче тәҗрибәле бакчачы Илсөяр Кәбировадан тәмле кишер үстерү өчен 10 киңәш.

1. Кишерне уңдырышлы көпшәк туфраклы, яктылык күп төшә торган урынга чәчәргә;

 

2. Бер урынга ике ел рәттән утыртмаска;

 

3. Кишер түтәлен еш йомшартып торырга, чөнки жир өсте катып китсә, кишер ямьсез һәм кыяфәтсез булып үсә;

 

4. Орлык сайлау. Кишернең бик күп төрле сортлары бар. Мин үзем кышка яхшы саклана торган сортлардан "Королева осени" һәм "Лосиноостровская"ны үстерәм. Шушы сортларны утыртып, ел саен орлыгын әзерлим. Мәшәкате күп булса да, орлыклар көчле булып чыга. Кыш көне үк аларның тишелешләрен тикшереп карыйм;

 

5. Кишер түтәлендә буразналар арасын уч төбе киңлегендә калдырам, шулай эшләгәндә рәт арасын эшкәртүе җиңеләя. Орлыкларны бернәрсә белән дә эшкәртмичә чәчәм. Ләкин тишелә башлауга сыек ал төстә марганцовка эремәсе сибәм. Кишер чебененә каршы нашатырь спирты эремәсе дә файдалы.

 

6. Кишерне сирәкләү бик җаваплы һәм авыр процесс. Буразна арасыннан җил йөрсә, кишер сирәк үсеп торса, бернинди чир дә, ялангач әкәм-төкәм һәм проволочник та куркыныч түгел. Сирәкләү эшен җиңеләйтүне кыш көне үк уйларга була. Мин кишер орлыгын бәдрәф кәгазеннән тасмалар кисеп, крахмал клейстры белән, 4-5 см ара калдырып, орлыкларны ябыштырып чыгам. Яз көне буразнага сузып саласы гына кала.

 

7. Кишер тирес яратмый һәм ашламалар күп булса, ул кәкре-бөкре һәм әче булып үсә. Хлор катнашкан ашламаларны кишергә бөтенләй кертергә ярамый. Августа түтәлгә көл, известь кертсәң, тәмле куе төстә, кетердәп торган кишер җыярга була.

 

8. Кәбестә , чөгендер, кыяр, суганнан соң кишер яхшы үсә.

 

9. Су сибүгә килгәндә, 5-6 чын яфраклар формалашканчы, суны регуляр сибәргә кирәк. Ә инде алга таба, коры булса да, су сибү кирәкми, чөнки тамыр үзе су эзләп аска китә, тамыразык та тигез, матур формалаша. Су күп булганда, тамыразык йонлач була һәм ярыла.

Июль аенда 2-3 грамм бор кислотасы эремәсен, 20 көн вакыт аралыгы белән 2 тапкыр сипкәч, кишер чиста, матур, зур булып үсә.

 

10. Кишерне көз көне көчле салкыннар башланганчы, аяз көнне җыеп алам һәм саклауга әзерлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев