Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Салават: “Бу юлы мактанырга килдем”

Бүген авыруларны нинди генә ысуллар белән дәваламыйлар. Ә февраль ахырында Самараның Киров мәйданындагы мәдәният сараенда узган концертта Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тамашачыларга музыкатерапия үтәргә тәкъдим итте. Үткән елларның популяр җырлары һәм өр яңалары, юмор һәм театрлаштырылган сәхнә күренешләре белән үрелеп барган концерт программасы чыннан да күңелләрдәге иң тирән яраларны...

Җыр-моңның сихәтле сыйфатына ышанмаган җиреңнән ышанырсың - сәхнәдә үк "профессор Фәтхетдинов" 28 ел элек мәрткә киткән Ядкарь абыйны (бу рольне оста итеп Ядкарь Хәбибуллин уйнады) "Урсал тау" җыры белән аякка бастырды бит!

Дөрес, пациент дөньяда булган үзгәрешләрне күреп, кабат аңын югалта язды. Аны аңлап та була: гомер буе үзе эшләгән завод инде күптән ябылган, "ул вакыттагы пионерлар бүген инде пенсионерлар", бер партия урынына унлап партия оештырылган. Үзе мәрткәдә бул¬ганда энесе (Таһир Гайнуллин) аның исеменә кредитлар да алган, абыйсына "инвалид" дип, белешмә дә ясаткан әле.

- Нинди инвалид булыйм ди мин, бер җирем дә авыртмый бит! - дип ачуы ташыган Ядкарь абыйсын энесе:
- Бүген инвалидларның күбесе сау-сәламәт кешеләр, справка булуы да җиткән, - дип "тынычландыра".
- Дөньяның өсте аска килгән икән, - дип көрсенә яңа гына мәрткәдән кайткан абзый.

Артистлар тамашачыларны бүгенге заманның башка көлке якларын да, күңелсез мизгелләрен дә күрсәттеләр.

Шоу-бизнес вәкилләренә дә "эләкте": бүген татар эстрадасында 700ләп җырчы, шуларның 4-5сен генә "чын профессор" дип атап була, диләр алар. Шуларның берсе - ул, әлбәттә, "профессор Фәтхетдинов". Бу кичне дә ул сәхнәдән китмичә дә диярлек яраткан тамашачыларын моңлы тавышы, популяр җырлары белән "дәвалый" торды. Мәхәббәт авыруы тигәннәр "Яратамын дияргә дә куркам", "Иңнәремә кулың сарылсын" дигән җырлары белән сихәтләнсә, хәтерләре сай булганнар "Хәтер җыры"н тыңладылар. Хәер, күренекле шагыйрьләребез, композиторларыбыз, рәссамнарыбыз һәм милләтебезнең башка шәхесләре исемнәрен искә алган соңгы бу җыр һәркемнең күңеленә үтеп кергәндер, тамашачы аны кайнар алкышларга күмде. Җырчының сыналган "дарулар"ы - "Сандугач булыйм димә", "Үпкәләгән булып" дип аталган җырларын да самаралылар яратып кабул итте.

- Бер киткәч кире кайтмас, исән чакларында газизләребезнең кадерен белик, - дип Салават Фәтхетдинов әниләргә багышланган "Яшәгән кадәр яшәмәс", "Әнкәем мендәре" җырларын башкарды.

Җырчы: "Бу юлы Самарага мактанырга килдем", - дип гаиләсе турында да сөйләп алды. Мактанырлыгы да бар шул Салаватның: өченче тапкыр бабай булган. Ә әтисе эзләреннән китеп, автоспорт белән шөгыльләнгән улы Рөстәм 16 яшьлек спортчылар арасында Россия чемпионы исеменә лаек булган. Январьда 57 яшен тутырган җырчы: "Вакытның тиз узганын, алда ни көткәнен белмәдем", - дип уфтанды һәм "Яшьлекнең үткәнен сизмәдем", "Дөнья тәгәрмәче" җырларын башкарды.

Самаралылар "Буа фармацевты" Фирзәр Мортазинны да кайнар алкышлар белән кабул итте, ә рәхмәтле композитор аларга "Син булмасаң тормышымда", "Җанымда яз булып кал әле" һәм "Яратып кавышканнар" җырларын башкарды. Күп тапкыр сыналган "табиб"ларның берсе, Салаватның укучысы Рәзил Исмәгыйлев та "Әй син, яшьлек" җыры белән тамашачыларның күңелен яулады.

Концерт башында мәрткәдән уянган Ядкарь абый тамаша ахырына модельер һөнәрен "үзләштереп", Салаватны да, аның төркемен дә милли киемнәргә киендергән иде. "Чын татар булу өчен түбәтәй кию генә җитми", - дип алып баручы ана телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга өндәде.

Дәвалау сеансы "Мин яратам сине, Татарстан" җыры белән тәмамланды. Самаралылар бик канәгать булып, өйләренә таралышты.
- Концерт бер сулыштай үтте, - дип үзенең кичерешләре белән уртаклашты тамашачыларның берсе Айгөл Хәкимова. - Аны рухи-әхлакый тәрбия чарасы буларак та кабул итәргә була - сәхнәдән күпме гыйбрәтле киңәшләр яңгырады, үрнәк алырлык, үзебез өчен нәтиҗә ясарлык күренешләр күрсәтелде. Бер сүз белән әйткәндә, Салават Фәтхетдиновның "Һәр кешенең үз чоры, һәр заманның үз җыры" дип аталган 28 сезон концерты да, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә әзерләнгән.

Казан артистлары да әле сәхнәдән, әле зәңгәр экраннан Самара турында фикерләрен әйтеп торалар. Дөресрәге, сүз безнең юллар сыйфаты, андагы бөкеләр турында бара. Салават та үзенең Инстаграммында: "Кешеләр Сочида, Эмиратта ял итсеннәр, ә без Самарада диңгездә йөзәбез", - дип Волжское һәм Мәскәү шосселары кисешкән җирдәге йөзеп чыгарлык пычрак "диңгезне" видео¬га төшереп куйган. Аңардан алдарак килгән Айдар Галимов: "Кар үзе дә эреп бетәр, футбол буенча дөнья чемпионатына юлларыгызны ясап өлгерсәгез ярар иде", - дигән иде, Аллаһыга шөкер, кар эри башлады, бәлки, юлларга да чират җитеп, 1 апрельдә булачак Рифат Зарипов концертына кадәр алар¬ны төзекләндерә башларлар?

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев