Саба ТВ

Кара көннәрдә

Саба районында 1919 елда ук башланып киткән репрессияне сыйнфый көрәш белән бәйләсәк тә, 1930 елларда нахакка гаепләнгән 710 кешене бернинди сыйнфый көрәш белән дә аңлатып булмый.

Болары  фәкатъ законлымы-законсызмы хөкем ителүчеләр генә. Бөтенләй хөкем ителмичә, район Советы карары белән генә авылдан сөргенгә җибәрелгән кешеләр дә бу исемлектә шактый зур санны тәшкил итә. Хөкем итеп яисә хөкем ителмичә авылдан сөрелгән һәр гаилә башлыгы артында аның хатыны, балалары  торуын да искә алсак, бу саннарны уйларга да куркыныч. Күпме кешенең гомере өзелгән дә, күпме язмышлар җимерелгән. Аларын хәзер эзләп табып та, төгәл билгеләп тә булмый. Чөнки бик күпләр үзләренең фамилияләренә кадәр үзгәртергә мәҗбүр булганнар.  Ләкин бу кешеләрнең буыннары хәзер дә туган якларын сагынып, шул елларны гафу итә алмыйча, илебезнең төрле почмакларында яшәп яталар. Мин ул кешеләр турында Сатыш китабында уңай яктан язып искә алгач, аларның балалары, оныклары елый-елый телефон аша рәхмәт әйттеләр. Бу кешеләрнең шул вакыттагы рухи халәтен мин берничек тә аңлатып бетерә алмыйм. Аны бары тик ул еллардагы хәлләрне үзе кичергән кеше генә аңлата ала.

  Саба районында репрессия инквизициясенә эләкмәгән бергенә авыл да юк. Бары  саннар гына аерыла. Әйтик, Саба, Сатыш, Тимершык, Кызыл Мишә авылларында 80-27 кеше  сәяси золымга дучар булган. Хөкем карарының гадел булмавын хәзер аңламаган бер кеше дә юк.  Кызыл Мишә авылында репрессияләнгән 27 кешенең 24е, Тимершыктан 35 кешенең 19ын хөкем итеп тә тормаганнар. Бу ике авылдан 43 гаиләне бары тик җирле властьлар карары буенча сөрәләр, ягъни болар эреле-ваклы түрәләргә ошамаган кешеләр. Сатышта  28 кеше репрессияләнгән. Золымның иң котырынган вакыты колхозлар төзелә башлаган чорга,  икенче дулкыны күмәк хуҗалыклар кабат тарала башлагач, ягъни 1933 елга туры килә.  Сатышның 28 кешесе дә 58нче статья буенча хөкем ителгән, ягъни алар сәяси яктан ышанычсыз булып чыкканнар. Гомере буе билен турайта алмаган крестьян ничек сәясәт белән шөгыльләнсен дә, нинди группировкалар туплый алсын икән? Алар үз күзләре белән күргән вакыйгаларны үзара сөйләшеп утырганнар һәм шуның өчен берничә елга төрмәгә җибәрелгәннәр. Иң аянычлысы шунда, аларның барлык мөлкәтләре тартып алына һәм җәза вакыты беткәннән соң да авылга кайтырга рөхсәт бирелми. Ак диңгез-Балтыйк каналы төзелешеннән исән калган Барый Вәлиев 1941 елда Сатышка кайтырга рөхсәт сорап гариза яза, тик үтенече 1941 елның 13 гыйварында Саба район Советы карары белән кире кагыла. Барый Вәлиев сөрген урыныннан Бөек Ватан сугышына китә һәм илебез азатлыгы өчен яу кырында һәлак була. Бернинди кысаларга да сыймый торган гаепләү карарлары Бигәнәй авылына туры килә. Бәдретдин Сәйфетдинов 1937 елда троцкийчы ярлыгы тагылып, ТАССР Югары суды тарафыннан 8 елга хөкем ителә. Бигәнәйдән чыкмаган агай Троцкийның фамилиясен әйтә белдеме икән? Бигәнәйдән Ишаметдин Хафизовны СССР прокуроры шпионлыкта гаепләп, атып үтерәләр. Язуларына караганда, бу кешене башта аталар (2.02.1938), аннан соң хөкем итәләр (21.02.1938). Ярар, бәлки язганда хата киткәндер. Тик шунысы гаҗәп, Бигәнәйдә нинди дәүләт серләре булды икән соң? Ул Бигәнәй “шпионы” кайсы илләр разведкасы белән эшләде икән? СССР прокуратурасы хөкем иткән бит. Хәйран калырлык эшләр! Әйләнеп кайта күрмәсен, күргән әрвахлар хакына дога кылыйк.

Сәлмән Гыйльмиев.

 Сатыш авылы.

 

Фото: https://pixabay.com | Pavlofox

 

Чыганак: http://saba-rt.ru

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: