Чит баланы үзеңнеке итеп күкрәгеңә кысып буламы? Дания Гыйләҗева була ди. Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче бу ханым бер түгел, ә алты үксез баланы кочагына сыендыра алган. Баксаң, башка берәү ташлап калдырган балаларны яратырга да, кочарга да, хезмәткә дә өйрәтергә була икән.