Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районындагы юл фаҗигасендә өч кеше зыян күргән [+фото]

Һаләкәт Килдебәк авылы янында килеп чыккан.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Саба районында килеп чыккан юл-транспорт һаләкәте нәтиҗәсендә өч кеше хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә көндез 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Килдебәк авылы янында 25 яшьлек йөртүче идарә иткән «Рено» автомобиле 28 яшьлек ир-ат утырган «Шкода» машинасы белән бәрелешкән.

Реклама

Фаҗига урынына 129 нчы номерлы янгын сүндерү-коткару төркеме, полиция хезмәткәрләре һәм табиблар килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бәрелгән машиналарны аккумуляторларын сүндергән һәм юлга аккан бензинны юган. Һаләкәт нәтиҗәсендә «Шкода» машинасының өч пассажиры зыян күргән. Алар тотрыклы хәлдә хастаханәгә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев