Бүген, 3 майда, «Ләйсән сәйләннәре» милли кием коллекциясен күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясе булды. Конференциядә татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, «Ләйсән сәйләннәре» милли кием коллекциясе җитәкчесе Ләйсән Хаҗиева, алып баручы, журналист Гөлназ Сәфәрова, татар җырчысы, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуров катнашты.