Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зөлфәт Зиннуров : "Президентыбыз милли киемнәр кияргә тиеш"

Бүген, 3 майда, «Ләйсән сәйләннәре» милли кием коллекциясен күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясе булды. Конференциядә татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, «Ләйсән сәйләннәре» милли кием коллекциясе җитәкчесе Ләйсән Хаҗиева, алып баручы, журналист Гөлназ Сәфәрова, татар җырчысы, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуров катнашты.

«Мин милли рухлы гаиләдә үстем. Шуңа күрә миллилек минем аңга, күңелгә сеңгән. Хәзер милли киемнәр актуаль, әмма алар күбесенчә эстрадада кулланыла. Минем максатым - татар милли киемен гадәти тормышка да кертү. 15 майда «Ләйсән сәйләннәре» милли кием коллекциясен күрсәтәчәкбез. Тамашада Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Алсу Әбелханова, Ләйсән Гыймаева һ.б. катнашыр дип көтелә», - дип белдерде Ләйсән Хаҗиева.

«2016 елда «Милли кием көне» барлыкка китерү турында сөйләшүләр башланган иде. Бүгенге көндә миллилекне саклап калу өчен бу бик әйбәт шарт», - дип сүзен башлады Разил Вәлиев. «Без кая гына барсак та, «татарлар бит бу» дип каршы алсыннар иде. Татар киеме белән каршы алып, татар аңы белән озатып куйсыннар иде. Мине татарларның милли киеме канәгатьләндерми. Чабата белән сәхнәдә бию, ирләр киемендә чамадан тыш күп чәчәк булу бер дә килешми. Чаманы белеп эш итәргә кирәк. «Милли кием көне» кайсы айга, көнгә билгеләү буеча әле дә бәхәсләр бара.»


Гөлназ Сәфәрова милли киемнәрне стилизацияләргә тәкъдим итә. «Тулаем татар милли костюмын кимәсәк тә, киемдә милли бизәкләр булу да матур күренеш булыр иде», - ди ул.

Зөлфәт Зиннуров милли кием киеп йөрергә теләвен белдерде: «Bosco, КАМАЗ-мастер кебек оешмалар үз бизәкләрен булдырдылар. Аларны киүең белән горурланасың. Безнең президентыбыз, идарәдә утыручы җитәкчеләребез милли киемнәрне кимәсә, нәтиҗә булмаячак. Җитәкчеләр үзләре башлап җибәрсә, милли киемнәрне башкалар да кия башлар иде.»

Чыганак: Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев