Яңалыклар
-
22нче апрельдән Татарстанда, шул исәптән Саба районында да янгынга каршы махсус режим кертелә.
Бу хакта Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айнур Галимуллин хәбәр итә.
-
Саба муниципаль районы бинасының актлар залында террорчылыкка каршы комиссия утырышы булып узды.
Утырышта май бәйрәмнәрен үткәргән вакытта террорчылык гамәлләре килеп чыкмасын өчен уяулыкны арттырырга, район мәктәпләрендә укучылар белән әңгәмәләр үткәрергә дигән фикерләр яңгырады.
-
Саба районы аграрчылары язгы чәчүне башлап җибәрделәр.
Район аграрчылары күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны өстәмә тукландыру, күпьеллык үләннәрне тырмалау белән беррәттән язгы чәчүне дә башлап җибәрделәр. Бу эшкә беренчеләрдән булып “Юлбат”, “Шытсу” һәм “Мөхәммәтшин” хуҗалыгы чыкты.
-
«Җирлек турында-халыкка» тапшыруының кунагы Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Камил улы Сафин.
Бүген «Дулкын» радиосының «Җирлек турында-халыкка» тапшыруында Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Камил улы Сафин катнашты.
-
Анонс. «Мәктәп TV” тапшыруы 24.04.2024. 6+
«Мәктәп TV” тапшыруы сезне бүген, 17 сәгать 30 минутта Явлаштау урта мәктәбенә сәяхәткә чакыра.
-
«Гаилә кыйммәтләре, абортларны булдырмый калу»
Буген район администрациясе бинасының актлар залында «Гаилә кыйммәтләре, абортларны булдырмый калу» дип аталган темага фикер алышу булды.
-
«Җирлек турында халыкка» радио тапшыруында Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин катнашты.
Ул җирлекнең тормыш, көнкүрешен яктыртты.
-
Шәмәрдән кызы Әминә Рәшит кызы Закирҗанова Санкт-Петербургта уткән Бөтенроссия махсус олипиадасында 1 урынны яулады
Саба районы «Нарат «боз сараенда фигуралы шуу белән шөгелләнүче Шәмәрдән кызы Әминә Рэшит кызы Закирҗанова Санкт-Петербургта уткән Бөтенроссия махсус олипиадасында 1 урынны яулады.
-
«Дулкын» радиосының «Китапханәче сүзе» тапшыруында авыллардагы үрнәк гаиләләр белән дә таныштырабыз.
Кызыл Мишә авылыннан 7 бала әнисе, «Ана даны», » Ата- ана фидакарьлеге» медальләре иясе Ризәлә апа Хәбибуллина тапшыруга оныгы Нәргизә белән килгән иде.
-
«Дулкын» радиосының «Китапханәче сүзе» тапшыруында Кызыл Мишә авылы китапханәчесе Гөлнәзирә Әүһәдиева катнашты.
Бүген «Дулкын» радиосының «Китапханәче сүзе» тапшыруында Кызыл Мишә авылы китапханәчесе Гөлнәзирә Әүһәдиева катнашты.
-
Казанда Хәтер көне уңаеннан татар халкының батырлары рухына багышлап дога кылынды
Бүген Казанда Хәтер көне үткәрелде. Татар халкы тарихында әлеге истәлекле дата республиканың төрле мәчетләрендә билгеләп үтелә. Төп чаралар аеруча зурлап башкалада – «Кол Шәриф» мәчетендә узды. Бу уңайдан җыелышка Татарстанның төрле почмакларыннан аксакаллар, мөхтәсибләр, имамнар килде. Әлеге чараны Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы оештырды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
-
«Дулкын” радиосында «Чын куңелдән» тапшыруында Ленур Биктимеров катнашты.
Тимершык авылы егете Ленур Биктимеровны районыбызда яхшы беләләр.
-
Бүген Халыкара Җир көне билгеләп үтелә!
Тирә-юнебездә күзебезне иркәләүче яшеллек булмаса, аллы-гөлле чәчәкләр үсмәсә, аяз зәңгәр күгебездә моңлы кошлар сайрамаса, челтерәп саф сулы чишмәләр акмаса- яшәүнең мәгънәсе дә калмас иде. Ә әйләнә-тирәлегебезне шундый хәлдә саклау-үзен хөрмәт иткән һәр кешенең изге бурычы! Халыкара Җир көне белән сезне!
-
«Дулкын» радиосында кунакта «Саба таңнары» газетасы мөхәррире Рөстәм Габдраупович Исмәгыйлов булды.
Әңгәмә барышында сүз район газетасына алдагы яртыеллыкка язылу, яңа рубрикалар, электрон челтәрләрдә эшләү турында барды.
-
Татарстанның 1000 нән артык гаиләсе ана капиталын балалар бакчасына түләүгә җибәргән
Татарстанның 1043 гаиләсе ана капиталын балалар бакчасына түләүгә җибәргән. Мәктәпкәчә программалар буенча укырга акчаны дәүләт сертификаты алган бала туганнан соң ук, ягъни аның өч яшен көтеп тормыйча, җибәрергә мөмкин.