Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба районы аграрчылары язгы чәчүне башлап җибәрделәр.

Район аграрчылары күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны өстәмә тукландыру, күпьеллык үләннәрне тырмалау белән беррәттән язгы чәчүне дә башлап җибәрделәр. Бу эшкә беренчеләрдән булып “Юлбат”, “Шытсу” һәм “Мөхәммәтшин” хуҗалыгы чыкты.

 “Мөхәммәтшин” крестьян фермер хуҗалыгында бөртекле культуралар 1106 гектар мәйданны тәшкил итә. 300 гектар уҗым, 806 гектарда сабан культуралары. 1 еллык үлән 31 гектар. Мөгезле эре терлекнең баш саны арту сәбәпле быел кукуруз мәйданын да арттыралар. Хуҗалыкта ул 500 гектар мәйданда чәчеләчәк.

“Иртә язда чәчкән-откан дип халык юкка гына әйтмәгән. Бүген булачак уңышның язмышы хәл ителә. Ул механизаторларның, белгечләрнең килешеп, киңәшләшеп эшләүләренә, хезмәтне оештыруга, чәчү кампаниясенең оптималь срокларда башкарылуына бәйле”, - диде “Мөхәммәтшин” КФХ җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин.

Басуда эшләүче техниканың 95% яңа. Соңгы 5 елда хуҗалык аны тулысынча диярлек яңарткан. Ягулык та җитәрлек әзерләнгән. Орлыклар иң элек ындыр табагында эшкәртү үтә. Басуда эш тоткарланмасын өчен мондагылар бертуктаусыз эшли.

Район буенча исәпләгәндә язгы культуралар 13 728 гектар мәйданны тәшкил итә. 7000 нән артыгы арпа, язгы бодай 3000 гектар, 1300 гектар мәйданда солы, 1100 гектарда борчак чәчеләчәк.

Авыл кешесе өчен иң җаваплы чор - елны туйдырырлык көннәр бу. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелекле, саваплырак хезмәт юк. Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.

Фото: Гөлназ Вахитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев