Саба ТВ

Саба районы

16+
Үзәк яңалыклар

Яңа уку елына «СалаваТік»лар җыр әзерләде

Шатлыклы, шул ук вакытта рәхәт мәшәкатьле айны «СалаваTik»лар яңа җыр белән җырлап үткәрергә киңәш итә.

Реклама

Сентябрь ае – укучылар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә мөһим ай. Бүген интернетта «Белем маршы» җырының видеосы дөнья күрде. Җырның сүзләрен күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Харис иҗат иткән. Көен композитор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Резеда Ахиярова язган. 
«Дөресен әйтергә кирәк: әлеге җырны бүгенге заман балаларының ишеткәне юк. Ә сүзләре  нинди мәгънәле, отып алырга җиңел. «СалаваTik»ларга тәкъдим итәр алдыннан җырның үзен тыңлатабыз. Ә «Белем маршы»н интернетта да, дискларда да таба алмадык. Резеда апа Ахияровага җырны башкарырга рөхсәт сорап шалтыраткач, композитор ноталарын бирде. Әлеге ноталар буенча җырга  Руслан Әмиров аранжировка ясады. Һәм ул искиткеч килеп чыкты. Җырчы йолдызларыбыз да башта икеләнеп җырласалар да, репетитцияләр вакытында «Белем маршы»на гашыйк булдылар. Бик матур итеп башкардылар. Клип та, миңа калса, күңелле килеп чыкты. Гомумән, мәктәп еллары һәр баланың күңелендә матур хатирә, шатлыклы балачак булып саклансын иде. Җырның сүзләрендә язылганча, һәр бала мәктәп ишеген, шатланып ачып керсен, белемнең зур көч икәнен аңлап укысын иде!» – дип укучыларга матур теләкләрен җиткерә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәрирре Зилә Фәйзуллина.
«Белем маршы» җыры белән «СалаваTik» проектының икенче сезоны тәмамлана! Ә «СалаваTik»лар шул арада өченче сезонны да башлап җибәрде. 
«Өченче сезон яңалыкларга бик бай булачак. Беренчедән, безнең состав яңара. Тиздән нәни тамашачыларыбыз яңа «СалаваTik»лар белән күрешәчәк. Бу – яңа җәнлек-геройлар да булачак дигән сүз. Һәм әлбәттә, яңа җырлар. Без аларны балалар бакчаларында эшләүче музыка укытучылары белән киңәшләшеп сайладык. Алдагы ике сезон бик уңышлы булды. Интернеттагы миллионлаган караулар – моның ачык мисалы. «Өченче сезон да уңышлы булыр, укучыларыбыз елдан-ел артыр» дигән теләктә калабыз!» – ди проектны оештыручылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев