Саба ТВ

Саба районы

16+
Үзәк яңалыклар

Татарстан кулланучысы хәбәрчесе

«ТАТАРСТАН КУЛЛАНУЧЫСЫ ХӘБӘРЧЕСЕ» газетасының 1 нче санында чыккан мәкаләләр.

«Эх, мине алдау авыр түгел!..»

Олы яшьтәге кешеләрнең финанс куркынычсызлыгы турында тугыз алтын кагыйдә

Акчаңны саклар өчен, билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Кулланучылар хокукларын яклауның илкүләм системасында кулланучыларның социаль яктан зәгыйфь категорияләре — өлкән яшьтәге кешеләрнең хокукларын яклауга аерым урын билгеләнгән. Алар күп нәрсәне белми һәм хәзерге финанс мәсьәләләрен начар аңлый. Шуңа күрә алар еш кына финанс мошенниклары корбаннары була.

Олы яшьтәге кешеләргә үз акчаларын җинаятьчеләрдән саклау өчен үтәргә кирәк булган финанс куркынычсызлыгының тугыз «алтын» кагыйдәсе бар.

1. Үзегез аңламаган нәрсәләргә акча салмагыз. Бигрәк тә зур керем вәгъдә итсәләр. Онытмагыз, керем никадәр югары — шуның кадәр куркыныч!

2. 1,4 миллион сумнан артык депозит ачмагыз. Нәкъ менә шушы сумма дәүләт тарафыннан иминиятләштерелгән. Әгәр банк ябылса, сезгә бу сумманы гына кайтару гарантияләнә. Әгәр дә сез вкладка күбрәк акча салырга телисез икән, төрле банкларда берничә вклад ачу әйбәтрәк.

3. Микрофинанс оешмаларыннан (МФО) акча алмагыз. Сезгә бурычны бик зур процентлар белән бирергә туры киләчәк.

4. Беркемгә дә серсүз, пин-код һәм CVV-код бирмәгез (банк картасының арткы ягында 3 сан). Бу турыда сездән хәтта «банк хезмәткәре» сораса да. Бу мошенникларның таралган схемасы.

5. Банк картасын беркемгә дә бирмәгез. Хәтта сез кафеда түләсәгез дә. Аны мошенниклар берничә минут эчендә күчереп ала ала, ә күп кенә операцияләр өчен картадан мәгълүматны язып алу да җитә. Шуңа күрә сезгә түләү өчен терминал китерүне таләп итегез, яисә карточка белән үзегез барыгыз. 

6. Картагыздан серсүзле кәгазьләрне картаның үзе янында тотмагыз (акча янчыгында, сумкада һ.б.).

7. Сезгә таныш булмаган номерларга шалтыратмагыз. Хәбәрләр җибәрмәгез. Мошенниклар еш кына мондый схеманы куллана. Телефоннан шалтыратканнан яки хәбәр иткәннән соң, алар зур суммада акча алырга мөмкин. 

8. Бәла-казага эләккән «туганнарыгызга» ярдәм итмәгез. Әгәр сезгә туганыгыз яки якыннарыгыз авыр хәлдә дип шалтырата яки күрсәтелгән картага ашыгыч рәвештә акча җибәрергә яки телефон номерына салырга кушалар икән, беренче чиратта, курыкмагыз. Туганыгыз яки аның якыннары белән элемтәгә керегез һәм хәлне үзегез ачыкларга тырышыгыз. Сезгә, мөгаен, мошенниклар шалтыраткандыр, һәм бернинди ярдәм дә кирәк түгелдер.

9. Картагыз буенча кылынган операцияләр турында смс-хәбәрләр тоташтырыгыз. Кайвакыт бу хезмәт түләүле (аена 50-80 сум), әмма сез һәрвакыт счеттагы калган акча суммасы турында белерсез һәм алдакчыларның шикле операцияләрен вакытында күреп алып, картаны ябарга өлгерерсез.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы

Хокукларыгыз бозылса, кая мөрәҗәгать итәргә

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белгечләрнең контакт мәгълүматлары:

Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе (Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе).

Адресы: 420107, Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94нче йорт, тел.: (843) 278-92-00, 278-91-92.

Сайтларның адреслары: gosalcogol. tatar. ru, tatzpp. ru.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары:

Әлмәт (Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнары). Адресы: 423400, Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы, 88нче йорт. Телефон: (8553) 33-67-02

Арча (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнары). Адресы: 422000, Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорт. Тел.: (84366) 3-28-93

Яшел Үзән (Яшел Үзән, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары). Адресы: 422250, Зеленодольск шәһәре, Засорин урамы, 9нчы йорт. Тел.: (84371)4-58-78

Казан (Казан шәһәре, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары). Адресы: 420107, Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 94нче йорт. Тел.: (843) 277-94-96
Яр Чаллы (Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Тукай районнары). Адресы: 423802, Яр Чаллы шәһәре, Корчагин ур., 2а йорт (10/34а комплексы). Тел.: (8552) 71-43-03

Түбән Кама (Түбән Кама, Аксубай, Зәй, Мөслим, Сарман, Чирмешән районнары). Адресы: 423570, Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а йорт. Тел. (8555) 36-63-76

Чистай (Чистай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас районнары). Адресы: 422950, Чистай шәһәре, Бебель урамы, 121нче йорт. Тел. (84342) 5-49-85

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (Татарстан). Адрес: 420111, Казан шәһәре, Зур Кызыл урам, 30нчы йорт, кайнар линия телефоны (843) 236-94-11. Сайтның адресы: 16.rospotrebnadzor. ru.

«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ кулланучылар өчен консультация үзәге.
Адресы: 420061, Казан шәһәре, Сеченов урамы, 13а йорт, тел. (843) 221-90-16. Сайтның адресы: fbuz16.ru.


Юридик хезмәтләр: алдаудан ничек сакланырга

Юридик ярдәмнең һәрвакыт кирәге чыга. Кулланучылар еш кына түләүле өстәмә хезмәтләр кертүгә, хокуклары бозылган очракта һәм дөреслекне торгызу буенча алдалауларга зарлана. Шулай ук, күрсәтелгән хезмәтнең нәтиҗәсе кулланучыларның өметләренә туры килмәвенә. Консультация алырга теләүчеләр күп, димәк, юридик хезмәтләр өлкәсендә алдау да чәчәк ата.

Чая «хокук сакчылары» күпчелекнең законнарны белмәвеннән файдалана һәм шуның белән байый.

Еш кына намуссыз фирмаларның алдау объекты булып пенсионерлар тора

Намуссыз фирмаларның иң алдау объекты булып юриспруденциядә җитәрлек белемнәре булмаган пенсия яшендәге яки пенсия алды яшендәге кешеләр тора. Бу өлкәдә иң еш очрый торган кагыйдә бозулар түбәндәгеләр:

-түләүсез юридик консультация үткәрү һәм килешүне төзегәннән соң үтәүдән баш тарту мөмкинлеге булмау турында килешү төзү;

-сатучыларның яки хезмәт күрсәтүчеләрнең гамәлләрендә кулланучылар хокукларын бозу күренешләре, шулай ук бозылган хокукны торгызу перспективалары турында ялгыш фикергә китерү;

— юридик хезмәтләр күрсәтүче затлар тарафыннан гражданнарның мәсьәләләрен карау вәкаләте булмаган төрле дәүләт хакимияте органнарына гаризалар төзү;

— кулланучыга, белә торып та, хезмәт күрсәтү турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны тапшырмау;

— килешү төзегәндә идарә итүче субъект мәсьәләне уңай хәл итүне гарантияләп тә, күрсәтелгән хезмәтләрнең нәтиҗәсе кулланучыларның өметләренә туры килмәве.

Тагын бер кат шуны искәртәбез: юридик хезмәтләр күрсәтү турында килешү төзү алдыннан башкаручы турында мәгълүматны өйрәнергә кирәк:

— юридик хезмәтләр башкаручы турында мәгълүмат килешүдә булырга тиеш. Клиентларның Интернетта урнаштырылган фикерләрен, шулай ук, бүтән затларда яки оешмаларда шундый ук хезмәтләр бәясен карагыз;

— килешүнең предметын һәм шартларын, аны үтәү срокларын җентекләп тикшерегез. Әгәр килешүдә шикаять проектын төзү яки күп санлы дәүләт башкарма хакимият органнарына дәгъва белдерү кебек хезмәтләр генә тасвирланса, бу документлар өчен генә түләүне аңлата;

— юридик хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзелгән вакытта башкарылган эш актларына кул куюдан баш тартыгыз. 

Юридик хезмәтләр күрсәтү өчен килешү төзү тәкъдименә игътибар итегез. Мондый очракларда гражданнарга алдан ук ялган мәгълүмат җиткерелә, мәсәлән, закон буенча дәүләт тарафыннан бирелгән күләмдә түләүләр алмау сәбәпле, дәүләт хакимияте органнарына гаризалар төзергә тәкъдим ителә. Практикада Россия Федерациясенең һәр гражданы килеп туган проблемалар буенча дәүләт органнарына бушлай язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. 

Моннан тыш, юридик хезмәтләр күрсәтүче затларның шул хезмәтләргә түләү өчен кредит яки займ алу тәкъдиме, шулай ук, эшне җиңгәннән соң клиентның юридик хезмәтләр өчен түләүгә тоткан акчасы кире кайтарылачагы турындагы вәгъдәләре хакында уйланырга кирәк. Әгәр башкаручы клиентка килешү шартлары белән танышырга мөмкинлек бирмәсә яки документның күчермәсен ясарга рөхсәт итмәсә, кирәкле аңлатмалар бирмәсә, бу очракта килешү төземәү яхшырак. Мондый килешүгә кул куйсагыз да һәм сумманың бер өлешен кертсәгез дә, сез килешүне үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. 

Шуны истә тотарга кирәк, РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы Законның 32нче маддәсе нигезендә, хезмәт күрсәтүдән баш тарткан очракта, кулланучы башкаручыга килешү буенча йөкләмәләрне үтәү белән бәйле чыгымнарны түләргә тиеш. Игътибар итегез, чын чыгымнар тиешле документлар белән расланырга тиеш (мәсәлән, судка дәгъва гаризасы яки юристның суд органнарына чыгуын раслаучы документ һ.б.). 

Кулланучының түләнгән акчаларны кире кайтару турындагы таләпләре канәгатьләндерелмәсә, бәхәс суд тәртибендә генә хәл ителә ала. Килеп туган мәсьәләләр буенча консультация сорап Татарстан Республикасы буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына 8 (8552) 71-43-03 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы 

«Хак тамга»

Маркировкалы товарны кире тапшыру турында 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә кулланучы шалтыратты. Әлеге ханым үзенә кышкы аяк киемен читтән килүчеләр ярминкәләренең берсендә сатып алырга була. Сатып алганнан соң икенче көнне, формасы һәм үлчәме буенча аңа туры килмәү сәбәпле, пенсионер ханым аяк киемен кире китерә. Әмма сатучылар, барлык продукцияләренең маркировкаланган булуын, «Хак билге» («Честный знак») системасы аша сатылуын һәм кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиеш түгеллеген әйтеп, аның аяк киемен кабул итүдән баш тарта.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре идарә субъекты вәкилләре өчен семинар-уку үткәрде. Кышкы аяк киеме сату ярминкәсен оештырган шәхси эшмәкәр, аның сатучылары, шулай ук сатып алучылар товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре белән танышты. Белгеч аңлатканча, «Хак билге» («Честный знак») маркировкасы сатып алучыга товарның контрафакт түгеллеге турында гына хәбәр итә. 

Шул ук вакытта, товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре РФнең 07.02.1992 елгы 2300-1нче номерлы "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законына ярашлы эшләнгән һәм товарларны ваклап сатуда сатучылар һәм кулланучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне көйли.

Аяк киеме РФнең 31.12.2020 елгы 2463нче номерлы карары белән расланган "Алмаштырылмый торган азык-төлек булмаган тиешле сыйфатлы товарлар исемлеге"нә керми. Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару хокукы "Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы Законның 25нче маддәсендә беркетелгән, анда кулланучының 14 көн дәвамында азык-төлек булмаган тиешле сыйфатлы товарны, аның товар рәвешен, куллану үзлекләрен, фабрика ярлыкларын саклап, алмаштырырга, яисә сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокукы булуы турында язылган, шуңа күрә тиешле сыйфатлы аяк киемен кире кайтаручыдан аны кабул итмәү законлы түгел.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы 

Юрист хезмәтләренең бәясе турында

«Сатучыны миңа сыйфатсыз суыткыч саткан өчен судка бирдем һәм судта юридик ярдәм күрсәтү өчен юрист ялладым. Суд минем файдага карар чыгарды, дәгъва таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелде. Мин юрист хезмәтләренә тотылган чыгымны каплауларын таләп итә аламмы һәм нинди күләмдә?
Геннадий Л.» 

— Әйе, таләп итә аласыз. РФ Гражданлык процессуаль кодексының 100нче маддәсенең 1нче өлешенә ярашлы рәвештә, суд карары уңай булган якның язма үтенече буенча, суд икенче яктан юрист хезмәтләре өчен чама чикләрендә түләү чыгымнарын билгели. РФ Югары Суды Пленумының 2016 елның 21 гыйнварындагы "Эшне тикшерү белән бәйле чыгымнарны каплау турында законнарны куллануның кайбер мәсьәләләре турында"гы 1нче номерлы карарының 13нче пунктына ярашлы рәвештә, чагыштырмача шартларда, гадәттә шундый ук хезмәтләр өчен алына торган сумма чикләрендә булган түләүләр кабул итәргә яраклы дип санала.

Чаманы билгеләгәндә, вәкил (юрист) күрсәткән хезмәтләр һәм таләпләр күләме, дәгъва бәясе, эшнең катлаулылыгы, процессуаль документлар әзерләү өчен киткән вакыт, эшне карау дәвамлылыгы һәм башка шартлар исәпкә алынырга мөмкин. Вәкаләтле вәкилнең хезмәт күрсәтүләре өчен суд чыгымнарының артуы эштә катнашучы затның танылган булуы белән нигезләнә алмый.

Әгәр әйбер сатып алу мәшәкать китерсә

Кулланучының җитешсез ягы булган җиһазлар сатып алгандагы гамәлләре турында

Сатып алынган товарның кимчелеге ачыкланган очракта кулланучы товарны алыштыруны таләп итәргә хокуклы

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә гражданин С. түбәндәге проблема белән мөрәҗәгать итте. Узган елның ноябрендә Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә ул 170 мең сумлык диван-кәнәфиләргә заказ биргән. Әмма җиһазның әзер булуын көтү шатлыгы озакка сузылмый, чөнки пакетын ачканнан соң гражданин С. тышлык материалының ертылганын ачыклый. Идарә субъектына күп санлы мөрәҗәгатьләргә карамастан, чаралар күрелми. 

Территориаль орган белгечләре кулланучыга шәхси эшмәкәр адресына дәгъва хаты төзүдә ярдәм күрсәтте һәм тиешле консультация бирде. Мәсьәлә судка кадәрге тәртиптә хәл ителде. 

Кулланучыга җитешсез яклары булган җиһазлар сатып алганда нишләргә? Шул хакта искә төшерик. РФ Законының 18нче маддәсенә ярашлы рәвештә, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучы үзе теләгәнне таләп итәргә хокуклы:

— шул ук маркалы товарга (шушы ук модель һәм (яки) артикулга) алмаштыру;

— сатып алу бәясен яңадан исәпләп башка маркалы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштыру;

— сатып алу бәясен чагыштырмача киметүне таләп итү;

— сатып алу — сату килешүен үтәүдән баш тарту һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итү. Сатучы таләп иткәнчә, кулланучы сыйфатсыз товарны сатучыга кайтарырга тиеш. 

Законның 19нчы маддәсенә ярашлы рәвештә, сатып алучы гарантия срогы чорында сатучыга (товар сатып алынган урын буенча) күрсәтелгән таләпләрне куя ала. Законның 18нче маддәсенең 5нче пункты нигезендә, сатучы сыйфатсыз товарны кабул итәргә, аның сыйфатын тикшерергә, ә кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәсле мәсьәләләр булганда товаргаэкспертиза үткәрергә тиеш. Кулланучы товарның сыйфатын тикшергәндә һәм экспертиза үткәргәндә катнашырга хокуклы. Аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта сатып алучы мондый экспертизаның нәтиҗәсен суд тәртибендә бәхәсләшергә хокуклы.
Әгәр җиһазларга гарантия срогы җитештерүче (сатучы) тарафыннан билгеләнмәсә яки тәмамланса, сатып алучы, әгәр товардагы кимчелекләр җитештерүче гаебе белән барлыкка килгәнен исбатласа, сатучыга карата югарыда күрсәтелгән таләпләрне ике ел эчендә куярга хокуклы. 

Таләп куелганда, кулланучы җиһазларны сатучыга кайтарырга тиеш, шул ук вакытта зур габаритлы һәм биш килограммнан артык авырлыктагы товарны китерү законның 18нче маддәсенә ярашлы рәвештә, сатучы көче һәм хисабына башкарыла.

Законның күрсәтелгән маддәсендә каралган хокукны гамәлгә ашыру өчен кулланучыга җиһазларны кире кайтаруга дәгъва (гариза) төзергә кирәк. Бу дәгъваны сатучыга кулланучының аны күрсәтү дәлилләре калсын өчен бирергә кирәк. Бу язма таләпнең күчермәсендә сатучының билгесе яки почта аша таләпләр җибәрүне раслаучы документлар (чек, хәбәр) булырга мөмкин.

Законның 22нче маддәсе нигезендә, кулланучы түбәндәгеләр турында таләпләр куярга хокуклы:

— мебель бәясен чагыштырмача киметү; 

— кимчелекләрне бетерү чыгымнарын каплау;

— сыйфатсыз товар (җиһаз) өчен акчаны кире кайтару;

— зыянны каплау.

Кулланучының күрсәтелгән таләпләрен сатучы тиешле таләп куелганнан соң 10 көн эчендә канәгатьләндерергә тиеш. 
Законның 23нче маддәсе нигезендә, җиһазлар өчен акчаларны кайтару срогы үтәлмәгән очракта, сатучыдан таләпне канәгатьләндерү вакыты чыккан һәр көн өчен җиһаз бәясеннән 1 процент күләмендә пеня алына.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Кулланучының эш тәртибе


Товарда кимчелекләр ачыкланганда, сатучыга ачык таләпләр белән ике экземплярда төзелгән язма дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәгъвага касса, товар чекларының күчермәләрен кушарга киңәш итәбез. Дәгъваның бер экземплярын сатучыга шәхсән тапшырырга кирәк (бу очракта сездә калган икенче экземплярда ул кабул итү турында билге куярга тиеш) яки почта аша тапшыру турында хәбәр белән заказ хаты җибәрергә кирәк.

Әгәр бәхәсне судка кадәр җайга салу мөмкин булмаса, кулланучы үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өчен судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Бәхәсле балык

Кулланучының товар хакында кирәкле мәгълүмат алу хокукын бозу турында

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына кулланучы мөрәҗәгать итте. Ул кайбер кибетләрдә яңа туңдырылган балык бәяләренең бөтенләй булмавы яки дөрес түгеллеге турында сөйләде. Ә сатучыга мөрәҗәгать иткәндә, ул һәр очракта аның бәяләр өчен җавап бирмәве, аларны складтан җибәрүләре турында җавап ишетә.

Территориаль орган белгечләре кулланучыга безнең хокукый дәүләттә яшәвебезне аңлатты, анда Россия Федерациясе территориясендә гамәлдәге законнар белән һәр гражданга кулланучы хокуклары беркетелгән. Аларга сайлау хокукы, куркынычсызлык хокукы, мәгълүмат хокукы, начар сыйфатлы товарлардан саклану хокукы, шулай ук тыңлану һәм дәүләт, җәмәгать органнарыннан үз мәнфәгатьләрен яклаганда ярдәм алу хокукы керә. 

РФ 1992 елның 7 февралендәге "Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы Законының 10нчы маддәсе нигезендә сатучы кулланучыга товар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны вакытында бирергә тиеш. Товар турында мәгълүмат бәяне рубльдә тотарга һәм кассадагы бәя белән туры килергә тиеш.

РФ Хөкүмәтенең «Ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 31 декабрендәге 2463нче номерлы карарының 3нче пунктында сатучы сатыла торган товарларга товарның исемен, товар берәмлеге өчен бәясен яки үлчәү берәмлеге (авырлыгы (чиста массасы), озынлыгы һ.б.) күрсәтеп бәяләр булуны тәэмин итәргә тиеш дип әйтелә. Ә шул ук карарның 4нче пункты сату урынында, кулланучыга бәянең дөреслеген тикшерү һәм сатып алынган товарны үлчәү өчен, ачык урында төзек контроль үлчәү чаралары (үлчәүләр) булырга тиешлеген күздә тота.

ИГЪТИБАР!

Мондый хәлгә юлыккан һәр кулланучы, сатучыга язма мөрәҗәгать (таләпләр) тапшырып, судка кадәрге тикшерүгә хокуклы. Әгәр сатучы дәгъвага җавап бирмәсә, сатып алучының судка мөрәҗәгать итү хокукы бар.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.8нче маддәсе нигезендә кулланучының сатыла торган товар (эш, хезмәт), җитештерүче, сатучы, башкаручы һәм аларның эш режимы турында кирәкле һәм ышанычлы мәгълүмат алу хокукын бозу вазыйфаи затларга — биш йөздән бер мең сумга кадәр; юридик затларга — биш меңнән ун мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы

Без көймәдә йөрдек...

Спорт җиһазларын куллануга алып тору турында

Җәйге сезон тәмамланса да, алдагысы да килеп җитәчәк һәм катамараннар, көймәләр һәм башка спорт җиһазларын прокатлау пунктлары яңадан популяр булачак.

Прокат оешмаларының сезнең паспортны залогка таләп итәргә хокукы юк

Гадәттә, залог буларак билгеле бер акчалата сумманы калдыру таләп ителә, әмма кайбер урыннарда шулай ук паспорт яки машина йөртү таныклыгы сорала. Мондый таләп милекне кире кайтару гарантиясен алу теләге белән бәйле, әмма ул законсыз.

Гражданинның паспорты аның шәхесен раслаучы документ булып тора. Машина йөртү таныклыгы — транспорт чаралары белән идарә итү хокукын раслаучы документ. Бу документлар милеккә карамый һәм залог предметы була алмый.

Мондый документларны залог итеп калдыру куркыныч һәм законсыз. Прокатны башкаручы оешмаларның аларны прокатка әйбер алган вакытта таләп итәргә хокукы юк. "Россия Федерациясе гражданины паспорты турында«гы нигезләмәгә ярашлы, гражданинның паспортын таләп итү, законнарда турыдан-туры каралган очраклардан тыш, тыела. Моннан тыш, гражданинның шәхесен раслаучы документны (паспортны) залогка кабул иткән өчен кисәтү яки административ штраф салу рәвешендә кисәтү яки административ штраф салу каралган.

Прокат пунктларына үзләрен һәм мөлкәтләрен ничек сакларга? Вариантларның берсе буларак, гражданин белән милекне бозган, кире кайтармаган һәм башкалар өчен штраф санкцияләре ачык язылган килешү төзергә була. Классик чара — акчалата залог. Моннан тыш, гражданнар прокат пунктында РФ ГПКның 446нчы маддәсендә язылганнан тыш, милек калдыра ала. Закон буенча башкарма документлар буенча түбәндәге төр мөлкәтне түләтү тыела: торак бинаны, җир участокларын, өй һәм көнкүреш әйберләрен, шулай ук өс киемен һәм аяк киемен кертеп, шәхси файдаланудагы әйберләрне.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы

СОРАУ-ҖАВАП

«1 марттан көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүне, әгәр син өйдә күпмедер вакыт булмасаң һәм бу хезмәтне кулланмасаң яңадан исәпләп чыгарырга мөмкин. Бу дөресме?

Сергей Ш.» 

— Әйе. 2023 елның 1 мартыннан РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 16 ноябрендәге 2076нчы номерлы карары үз көченә керде, ул РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354нче номерлы карары белән расланган күп фатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен яңа 861нче пункт белән тулыландыра. Әлеге пункт күп фатирлы йортларда яшәүче барлык кешеләр өчен көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүне, алар вакытлыча (5 тулы календарь көннән артык) бу хезмәттән теге яки бу сәбәпләр аркасында файдаланмаганда (мәсәлән, ялга китү сәбәпле) яңадан исәпләүне күздә тота. Яңадан исәпләү өчен гариза һәм кулланучының торак бинада вакытлыча булмавын раслаучы документлар кирәк булачак.

«Безнең идарә компаниясе хезмәткәрләре подъезд алдында баскычны бик сирәк чистарта. Көчле кар яуганнан соң, аеруча бала белән төшү бик куркыныч. Кышкы чорда йорт яны территориясендә идарә компаниясе башкарырга тиешле минималь эшләр исемлеге бармы?

Тимофей К.»

— Әйе. РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 3 апрелендәге 290нчы номерлы карары белән расланган күп фатирлы йортта гомуми мөлкәтне тиешле дәрәҗәдә тоту өчен кирәкле эшләрнең минималь исемлегенең 24нче пункты нигезендә, күп фатирлы йорт урнашкан җир кишәрлеген, йортны (йорт яны территориясен) файдалану өчен билгеләнгән объектларны тоту буенча эшләр елның салкын чорында үз эченә ала:

— кое люклары капкачларын һәм янгын гидрантларын 5 см калынлыктагы кар һәм боздан чистарту;

— йорт яны территориясен яңа яуган кардан һәм 5 см дан артык калынлыктагы кардан һәм боздан чистарту;

— йорт яны территориясен кардан чистарту (яки кар катламыннан азат ителгән территорияне себерү);

— йорт яны территориясен боздан һәм карлы боздан чистарту;

— подъездлар янында урнаштырылган урналарны чүп-чардан чистарту һәм аларны юдырту;

- подъездның ишек төбен һәм мәйданчыкны җыештыру.

Туктатылган абонемент

Кулланучының бассейнга йөрмәгән очракта хокукы турында

Кулланучы теләсә кайсы вакытта хезмәтләр өчен сатып алган абонементтан баш тартырга хокуклы.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына берәү яшәүче мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Ул дүрт тапкыр җирле бассейнда йөзү өчен абонемент сатып алган. Авыру сәбәпле, аннан бер тапкыр гына файдаланган. Абонемент вакыты бер айга билгеләнгән. Бассейн администрациясенә мөрәҗәгать иткән, әмма аңа аны озайтудан һәм акчаны кире кайтарудан баш тарталар.

Территориаль орган белгече кулланучыга аңлатуынча, РФ Гражданлык кодексының 782нче маддәсе, РФнең "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы 32нче законы нигезендә, кулланучы теләсә кайсы вакытта абонемент сатып алган хезмәтләрдән баш тартырга хокуклы. Сәбәбен ул аңлатырга тиеш түгел. Башкаручы, үз хезмәтләре чыгымнарын исәпкә алып акчаны кире кайтарырга тиеш, чынлыкта исә сарыф ителгән сеанслар санын гына алып ташлыйлар. Лимитсыз абонементлар да искәрмә түгел, алардан да баш тарта һәм калган вакыт өчен акчаны кире алырга мөмкин. Закон кагыйдәләрен үзгәртергә һәм кире кайтарылмаган абонементларны сатарга ярамый. Клиент ризалашса һәм килешүгә яки ачык офертага кул куйса да, мондый шарт эшләми.

Реклама

Әгәр клиент белән килешүдә, абонементка яки ачык офертага белешмәдә, килешү срогы тәмамланганнан соң башкаручының йөкләмәләре туктатыла дип язылган булса, димәк, хезмәтләр, әгәр аларны вакытында кулланмасалар, янып бетә (РФ Гражданлык кодексының 425нче маддәсеннән кагыйдә). Әмма хезмәтләрдән файдалану мөмкин булмаган вакытта абонемент туктатып торыла. Мәсәлән, клиент авыру, командировкага бару, карантинда утыру сәбәпле шөгылҗләнүләргә йөри алмаса. Шулай ук, әгәр башкаручы эшләмәгән булса. 

Клиент хезмәтләрдән баш тарткач, аңа түләүне башкаручының чын чыгымнарын исәпкә алмыйча кайтаралар. Ләкин законнарда бу чыгымнарның нәрсә икәнлеге аңлатылмый. Практикада абонементның гомуми бәясеннән клиент файдаланган хезмәтләрнең бәясен генә алып ташлыйлар.

Шулай итеп, бассейн администрациясе җиде көн эчендә кулланылмаган абонемент өчен акчаны кире кайтарырга тиеш.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы

200 меңгә кәнәфи япмасы?!

Кыйммәтле товарлар сатып алганда белгечләр тәкъдиме

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына ышанучан пенсионерларга кыйммәтле вибромассажлы кәнәфи япмалары саткан мошенниклар корбаннары булган кулланучылар мөрәҗәгате очраклары артты.

Консультация сорап мөрәҗәгать итүчеләр (башлыча өлкән буын кулланучылары) сатучының гражданнарга товар (вибромассажлы япма) презентациясендә һәм призлар уйнатуда катнашырга тәкъдим итүен сөйли. Презентациядән соң гражданнарга бүләкләр отканнары турында хәбәр итәләр (кагыйдә буларак, бу юрган, мендәр һәм кул массажеры), ә иң "бәхетле«гә төп бүләк — 70%лы ташлама белән 200 мең сумга вибромассажлы кәнәфи япмасы «эләгә».

Бөтен зал кул чаба, һәм бу «бәхетле» кеше сөенеченнән товар сатып алу-сату килешүенә кул куюын аңламый да кала. Өстәвенә, сатучы инициативасы буенча товарга түләү өчен, кулланучы коммерция банкларының берсе белән кредит килешүе төзи. Сатып алынган товарның бәясе процентларын да исәпкә алып, берничә тапкырга арта. Шул ук вакытта, сатып алу-сату килешүе шундый итеп төзелгән ки, товарны кире кайтару һәм килешүне өзү бик авыр. Чөнки вибромассажлы япма медицина максатларында кулланыла торган электр көнкүреш приборы булып тора һәм шуңа күрә кире кайтарылырга һәм алыштырылырга тиеш булмаган товарлар исемлегенә керә.

1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18нче маддәсе буенча, вибромассажлы япма сатып алу-сату килешүен өзү һәм товар өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтару өчен түбәндәгеләр нигез булып хезмәт итә:

►товарны сатып алу-сату килешүе төзегәндә сатучы тарафыннан билгеләнмәгән кимчелекләрне табу;

► сату-алу килешүе төзегәндә, дөрес сайлау мөмкинлеген тәэмин итә торган товар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны бирмәү (закон нигезендә моны эшләргә тиеш булсалар да, вибромассажлы кәнәфи япмасын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәклеге һәм аны куллануда каршылыклар булырга мөмкинлеге турында мәгълүмат хәбәр ителми).

Кулланучының хокукын торгызу өчен, белгечләр шунда ук сатучы адресына, эшнең барлык нечкәлекләрен һәм үз таләпләрен күрсәтеп, дәгъваны заказ хаты белән җибәрергә киңәш итә.

Хөрмәтле кулланучылар, кыйммәтле товарлар сатып алганда игътибарлы булыгыз, уйламыйча алмагыз, сатыла торган товар турында башкаларның фикерләрен белегез, дәвалаучы табиб, якын туганнарыгыз һәм дусларыгыз белән киңәшләшегез!

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы 

Гарантиясез телевизор,

яки сатучының комиссия сәүдәсендә нинди бурычлары бар

«Күптән түгел дача өчен арзан телевизор сатып алырга булдым һәм комиссион кибеткә кердем. Сатучы нәкъ миңа кирәкле кечкенә һәм яңа диярлек, бәясе дә канәгатьләндерерлек телевизор тәкъдим итте. Ләкин аның гарантия талоны юк булып чыкты. Сатучының документлары җитеп бетмәгән товарны сатарга хакы бармы?

Валерий П.»

Комиссия сәүдәсе — эшкуарлык эшчәнлеге төре, анда якларның мөнәсәбәтләре комиссия килешүе белән көйләнә, аның кысаларында бер як икенче якка үз товарын акчалата түләү хакына сатуны йөкли. Комиссия товарларын һәм куллануда булган товарларны сату, ваклап сату, алу килешүе буенча товарларны сату Кагыйдәләре белән көйләнә (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463нче номерлы карары белән расланган).

Мәсәлән, әйләнештән алынган, ваклап сату тыелган яки чикләнгән, өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен товарлар, шәхси гигиена әйберләре, трикотаж эчке киемнәр, оек-оекбаш эшләнмәләре, азык-төлек продуктлары белән контакты булган полимер материаллардан эшләнгән әйберләр һәм материаллар, шул исәптән бер генә тапкыр кулланыла торган, көнкүреш химиясе товарлары һәм дару препаратлары белән комиссияле сәүдә рөхсәт ителми.

Комиссиягә кабул ителгән азык-төлек булмаган товарларны сатканда, товар турында гомуми мәгълүматтан тыш (аның куллану үзлекләре, бәясе) сатучы кулланучыга түбәндәге мәгълүматны бирергә тиеш:

►товарның торышын билгеләүче мәгълүматлар (яңа, кулланылышта булган, товарның кимчелекләре);

►товарның билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслаучы, шулай ук яраклылык вакыты һәм (яки) хезмәт итү вакыты турында мәгълүмат. Әгәр мондый мәгълүмат юк икән, сатучы кулланучыга товарның билгеләнгән таләпләргә туры килүе расланырга тиешлеге, аңа яраклылык яки хезмәт итү вакыты билгеләнгән, әмма бу хакта мәгълүмат юклыгы турында җиткерергә тиеш.

Бу мәгълүмат товар ярлыгында күрсәтелә. 

Товарны тапшырганда сатучы кулланучыга (булган очракта) җитештерүче билгеләгән кирәк-яраклар комплектын һәм товарны куркынычсыз куллану кагыйдәләре һәм шартлары турында мәгълүматны үз эченә алган документларны тапшырырга тиеш.

Шулай ук, гарантия срогы билгеләнгән товар белән бергә, әгәр ул тәмамланмаса, сатучы кулланучыга (булган очракта) тиешле техник һәм (яки) эксплуатация документларын (техник паспорт яки аны алыштыручы башка документ, эксплуатация буенча инструкция), шулай ук кулланучының калган гарантия срогын куллану хокукын раслаучы товарның гарантия талонын тапшырырга тиеш.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы 

Килешү... җебеде

«Торба тишелү сәбәпле, фатирымны су басты һәм документларның бер өлеше, шул исәптән минем банк белән кредит килешүем дә, бозылды. Кредит килешүен югалтуның нәтиҗәләре нинди һәм аны ничек торгызырга, чөнки миңа тагын өч ел диярлек түләргә кирәк әле?

Дмитрий Г.»

— Заемчының кредит килешүен югалтуы заемчыны җитди хокукый җаваплылыкка китерми. ФЗның 21.12.2013 елгы 353-ФЗ номерлы 5нче маддәсенең 5нче өлешенә ярашлы рәвештә, кредит килешүенең гомуми шартларының күчермәсе заемчыга аның соравы буенча бушлай яки аны әзерләү чыгымнарыннан артмаган түләү хисабына бирелергә тиеш. 

Банкның кредит килешүе шартларының күчермәсен бирү бурычы каралмаган, әмма банклар, кагыйдә буларак, үз заемчыларына каршы баралар һәм күчермәләрен бирәләр. Моннан тыш, әгәр шәхси шартлар электрон рәвештә имзаланган булса (үз куллары белән имзалау аналогы), шәхси шартларның электрон экземпляры, мәсәлән, заемчының интернет-банкында сакланырга мөмкин. Мәсьәләне хәл итү өчен, кредит килешүенең күчермәсен, шул исәптән аның индивидуаль шартларын бирүне сорап, банкка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. 


Хокукларыгызны яклагыз!

Хезмәт күрсәтүдән һәм эштән теләсә кайсы вакытта баш тартырга мөмкин

РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында«гы 07.02.1992 елгы 2300-I номерлы Законының 32нче маддәсенә ярашлы рәвештә, килешү буенча йөкләмәләрне үтәүгә бәйле чыгымнарны башкаручыга түләү шарты белән теләсә кайсы вакытта хезмәт күрсәтүдән баш тартырга мөмкин. Менә, кулланучының «Автодруг-2» юлларында ярдәм сервисы хезмәтләре өчен акчаны кире кайтару буенча судта үз хокукларын уңышлы яклау очракларының берсе.

Эш материалыннан күренгәнчә, 2021 елның 26 июнендә дәгъвачы белән банк арасында кредит килешүе төзелгән, аның шартлары буенча банк дәгъвачыга 1185995 сум күләмендә, кайтару срогы 84 айдан артмаган, еллык 15,9% белән кредит биргән. Кредит транспорт чарасын сатып алу өчен бирелә һәм кредит килешүләре шартларына ярашлы рәвештә шул ук көнне «Автосервис Авто-9» ҖЧҖ белән «Автодруг-2» юлларында ярдәм программасы сервисы хезмәтен күрсәтүгә килешү төзелә. Шуңа бәйле рәвештә, 2021 елның 26 июнендә дәгъвачы исәбеннән клиентны юлларда ярдәм сервисына тоташтырган өчен 35700 сум күләмендә акчалата сумма чыгарылган. Әлеге программа шартлары буенча башкаручы түбәндәге хезмәт төрләрен күрсәтергә бурычлы: авария комиссары, аэропорт, бәйсез экспертиза, аек машина йөртүче, юридик консультация һәм башка хезмәт төрләре. Программага керү кредит килешүе гамәлдә булган чорга, ягъни 2021 елның 26 июненнән 2024 елның 25 июненә кадәр бирелгән.

Дәгъвачы сервис хезмәтләреннән файдаланмаганлыктан, 2021 елның 23 ноябрендә алардан баш тартырга карар итә һәм «Сервис Авто-9» ҖЧҖ адресына хезмәт күрсәтү килешүен өзү һәм 35700 сум күләмендә түләнгән сумманы кире кайтару турында гариза җибәрә, әмма бу таләп канәгатьләндерелми.

Дәгъвачы һәм «Сервис Авто-9» ҖЧҖ арасында төзелгән килешү, аның эчтәлегеннән чыгып, үзенең хокукый табигате буенча абонент килешүе булып тора, аның үзенчәлеге шунда ки, заказчы түләүне хезмәт күрсәтү өчен түгел, ә билгеле бер вакыт дәвамында теләсә кайсы вакытта килешенгән хезмәтләрдән (эшләрдән) файдалану мөмкинлеге бирү өчен төзелә. Димәк, сервис хезмәтләренә мөрәҗәгать итмичә дә, килешү үтәлгән дип санала.

Әмма РФ Гражданлык кодексының 450.1нче маддәсенең 1нче һәм 2нче пунктларында РФ Гражданлык кодексы, башка законнар, башка хокукый актлар яки шартнамә белән килешүдән (килешүне үтәүдән) берьяклы баш тарту хокукы (310нчы маддә) башка якка килешүдән (килешүне үтәүдән) баш тарту турында хәбәр итү юлы белән идарә ителгән як тарафыннан гамәлгә ашырылырга мөмкин дип каралган. Әгәр РФ Гражданлык кодексында, башка законнарда, башка хокукый актларда яки килешүдә башкасы каралмаган булса, килешү әлеге хәбәр алынганнан соң туктатыла.

Хезмәт күрсәтү турында килешүләр төзү белән бәйле мөнәсәбәтләргә, әгәр ул хезмәтне шәхси максатларда кулланучы граждан булса, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законының 07.02.1992 елгы 2300-I номерлы 32нче маддәсе белән карала, шуннан чыгып бу заказчының, әлеге килешү буенча йөкләмәләрне үтәү белән бәйле чыгымнарны башкаручыга түләү шарты белән, аның гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы, теләсә кайсы вакытта килешүне үтәүдән баш тартырга хокукы барлыгын күрсәтә. Шуңа бәйле рәвештә, дәгъвачы үз мәнфәгатьләрен яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә карар итә, ә дәгъва гаризасында «Автодруг-2» юлларында ярдәм программасы сервисы хезмәте күрсәтүгә килешүне өзүне һәм 35700 сум күләмендә акчаны кире кайтаруны, әхлакый зыянны компенсацияләүне һәм суд билгеләгән сумманың 50% күләмендә штраф түләтүне таләп итә.

Җавап бирүченең йөкләмәләр үтәлгән һәм дәгъвачыны юлларда ярдәм программасына тоташтырган дигән дәлилләре суд тарафыннан дәгъва таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез буларак исәпкә алынмый. Абонент килешүе буенча дәгъвачыга хезмәт күрсәтелми, дәгъвачы аны үтәүне таләп итеп мөрәҗәгать итмәгән.

Почта хәбәреннән күренгәнчә, килешүне өзү һәм түләнгән сумманы кире кайтару турында гаризаны җавап бирүче 2021 елның 25 ноябрендә алган.

Хезмәт күрсәтелгән көннәрнең гомуми саныннан чыгып — 2021 елның 26 июненнән 2024 елның 25 июненә кадәр (1095 көн) һәм килешүнең кулланылмаган гамәлдә булу вакытыннан чыгып, программа буенча килешүнең кулланылмаган чорына пропорциональ рәвештә 30744,80 сум тәшкил итә.

Шулай итеп, суд кулланучының килешүне өзү, акчаны кире кайтару, әхлакый зыянны, штрафны компенсацияләү турындагы дәгъвасын өлешчә канәгатьләндерергә: «Сервис Авто-9» ҖЧҖ арасында төзелгән килешүне өзәргә, «Сервис Авто-9» ҖЧҖдән дәгъвачы файдасына 30744, 80 сум әхлакый зыянны компенсацияләү хисабына 1000 сум, кулланучы таләпләрен ирекле тәртиптә үтәмәгән өчен 15872, 40 сум (30744, 80 + 1000/2) күләмендә штраф түләтергә карар итә.

Судка барырга һәм үз хокукларыңны якларга курыкмаска кирәк. Күп кенә кулланучылар өчен судка бару катлаулылыгы һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең һәм товар сатучыларның тәртибе, аларның кулланучыны бернәрсәгә дә ирешә алмаячагына ышандыруы туктатып калдыра. Әмма, практика күрсәткәнчә, суд еш кына кулланучыны яклап чыга.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

«Бозым кертәчәкмен!»

Сатучыларның әхлаксыз тәртибе турында

«Мин кара сихер иясе, зарлансаң — бозым кертәчәкмен! — дип янаган әхлаксыз сатучылардан кулланучы хокукын кем яклый? 

Рәмзия Ш.»

Яр Чаллыда яшәүче хатын-кыз территориаль органның кайнар линия телефонына шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Сорау гадәти булмаганга күрә, аңа шунда ук җавап бирү катлаулы булды. Сөйләшү барышында гражданка К. белән сатучы арасындагы низагның срогы чыккан ашамлыкларны сату белән бәйле булуы ачыкланды.

Белгеч яраклылык вакыты чыккан ашамлыкларны сатып алу тәртибен аңлатты һәм территориаль органга язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Кибет сатучыларының профессиональ булмаган, әхлаксыз тәртибен туктату өчен, территориаль орган белгечләре әлеге предприятие администрациясе белән мондый очракларга юл куймау максатыннан шунда ук элемтәгә керде.

Кызганычка, хәзерге вакытта сатучыларның этика кодексы юк, әмма моңа карамастан, тәрбиялелек, игелеклелек һәм кешелеклелек мөнәсәбәтләрен беркем дә юкка чыгармаган. Һәм бу очракта Омар Хаям сүзләрен искә төшерәсе килә: «Явызлык кылма — бумеранг булып кире кайтачак».

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Әгәр дә очу мөмкин булмаса...

Авиабилетларны кайтарганда эш итү алгоритмы

Тизлек гасырында самолет ерак арага пассажирларны ташу өчен иң популяр транспорт төре булып тора. Әмма кайвакыт сатып алынган билетлардан, кайбер сәбәпләр аркасында, файдалану мөмкин булмый. Әгәр дә очып китә алмасаң, нишләргә соң? Һава транспорты өчен түләнгән акчаны кире кайтарып буламы?

Пассажирны һавада йөртү килешүе буенча мөнәсәбәтләр, беренче чиратта, Россия Федерациясенең Һава кодексы (алга таба — РФ ҺК) белән көйләнә, ул авиайөртүчеләрнең пассажир белән алып бару түләвен кайтару һәм кире кайтармау шартларында да (кайтарылмаган тариф) килешү төзү хокукын күздә тота.

Пассажирга алып бару өчен түләүне кайтару кагыйдәләре РФнең Һава Кодексының 108нче маддәсе нигезендә беркетелгән, аларга ярашлы:

1) әгәр пассажир алып бару өчен түләүне кире кайтару турында шартнамә төзегән булса, пассажирга билет өчен түләнгән акчалар кайтарыла (ташучының 0 түләгән һәм килешү буенча йөкләмәләрне үтәү белән бәйле чыгымнары суммасыннан тыш) әгәр ул пассажирларны теркәү вакыты тәмамлануга кадәр 24 сәгатьтән дә соңга калмыйча билетта күрсәтелгән рейска һава транспортыннан баш тарту турында хәбәр иткән булса;

2) әгәр пассажир билетта күрсәтелгән рейска теркәү вакыты тәмамлануга 24 сәгать кала һава транспортыннан баш тарту турында хәбәр итсә, акча аңа пассажирны һава транспортында йөртү өчен түләвенең 25 проценты күләмендә неустойка һәм пассажирны һава транспортында йөртү килешүе буенча йөкләмәләрне үтәү белән бәйле чыгымнар суммасын түләтү белән кайтарыла. Шул ук вакытта ташучы күрсәтелгән неустойканың күләмен киметергә хокуклы;

3) Әгәр пассажир пассажирларны теркәү тәмамланганнан соң һава транспортыннан баш тарту турында хәбәр итсә, аңа һава транспорты өчен түләнгән хак кире кайтарылмый;

4) Әгәр пассажир белән килешүне өзгәндә ташу өчен түләүне кире кайтармау турында шартнамә төзелгән булса, чит ил дәүләтләре законнары нигезендә, ташучы тарафыннан башка оешмалар файдасына, территорияләрендә яки территорияләре аша пассажирны һава транспорты белән йөртү гамәлгә ашырыла торган территорияләрдән алына торган файдаланылмаган суммалардан тыш һава транспорты өчен акча кире кайтарылмый.

Авиабилетлар тарифы кире кайтарылмаса, пассажир авиаэлемтәдән мәҗбүри баш тарткан очракта акчаны кире кайтарырга хокуклы. Шул ук вакытта, әгәр ул түбәндәге сәбәпләр аркасында булган булса, баш тарту мәҗбүри дип саналачак:

— пассажирның авыруы белән бәйле;

— пассажирның аның белән бергә һава судносында баручы гаилә әгъзасы (якын туганы) авырып китү сәбәпле, 

— гаилә әгъзасының (пассажирның якын туганының) үлеме белән бәйле;

— рейсның тоткарлануы яки авиаташучы килешүе буенча йөкләмәләрнең башка үтәлмәве (тиешле үтәлмәве) сәбәпле.

Игътибар итегез, һәрхәлдә, пассажирның килешүдән баш тартуы сәбәпле, авиабилетлар өчен, шул исәптән «кайтарылмас» акчаларны кайтару турында карарны ташучы кабул итә. Моның өчен кулланучыга авиакомпания адресына тиешле таләп җибәрергә кирәк (мәҗбүри рәвештә баш тарткан очракта раслаучы документлар: үлем турында таныклык күчермәсе, медицина документлары һәм башкалар).

Ташучы дәгъва кергән көннән алып утыз көн эчендә аны карарга һәм кулланучыга дәгъваны канәгатьләндерү яки кире кагу турында язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш (РФнең ҺКның 127.1нче маддәсе).

Әгәр авиакомпания акчаларны ирекле рәвештә кире кайтарудан баш тартса, мәсьәләне суд тәртибендә хәл итү мөмкин. РФ Гражданлык процессуаль кодексының 30нчы маддәсенә ярашлы рәвештә, авиакомпаниянең урнашкан (теркәлгән) урыны буенча ташучыга карата дәгъвалар белдерелә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы

Экскурсия йөртүче хаклы!

«Без ирем белән өч көнгә Санкт-Петербургка очарга планлаштырабыз. Мин танышларым тәкъдим иткән экскурсовод хезмәтләреннән файдаланырга теләдем. Әмма, аның белән элемтәгә кергәч, бу көнне буш булмавын ачыкладым. Экскурсоводның баш тартуы законлымы?

Марина Д.»

— Әйе, РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 31 маендагы 992нче номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә экскурсовод (гид) һәм гид-тәрҗемәче хезмәт күрсәтү кагыйдәләренең 10нчы пункты нигезендә, әгәр заказда күрсәтелгән датага һәм вакытка хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булмаса, килешү төзүдән баш тартырга хокуклы.

Бишек кул йөге булып санала

«Без ирем һәм 1,5 яшьлек кечкенә бала белән очарга телибез. Авиарейс 12 сәгать дәвам итә. Бала машинада йөртү өчен махсус бишектә бик яхшы йоклый. Безгә аны самолетка алып керергә рөхсәт итәчәкләрме? 

Резеда Р.»

— Әйе, бу мөмкин. Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының 2007 елның 28 июнендәге 82нче номерлы боерыгы белән расланган «Пассажирлар, багаж, йөк һәм пассажирлар ташуның гомуми кагыйдәләре, йөк җибәрүчеләр, йөк ташучылар хезмәт күрсәтүгә таләпләр» Федераль авиация кагыйдәләренең 135нче пункты нигезендә, әлеге Кагыйдәләрнең 133нче пунктына ярашлы рәвештә, ташучы тарафыннан билгеләнгән норманың кул йөге сыйфатында һәм өстәмә түләү алмыйча пассажир, аерым алганда, баланы күчерү өчен җайланма (ике яшькә кадәрге балалар өчен системаларны (җайланмаларны) тотып торучы балалар бишеге, балалар коляскасы һәм башка җайланмалар) йөртү хокукына ия, аларның габаритлары ташучы кагыйдәләре белән билгеләнгән һәм аларны һава судносы салонында пассажирлар утыргычы өстендә яки алда торган пассажирлар утыргычы астында урнаштырырга мөмкинлек бирәләр.

СОРАУ-ҖАВАП

«Теш пастасы тюбигындагы сызыклар аның табигый булу-булмавын күрсәтә дип ишеттем. Бу дөресме?

Ирина К.»

Чыннан да, кулланучылар арасында теш пастасы тышындагы сызыклар аның составын күрсәтә дигән фикер бар:

— Яшел — табигый матдәләр генә бар.

— Зәңгәр — дару ингредиентлары булуы турында сөйли.

— Кара — бу тулысынча химик продукт дигән сүз.

— Кызыл — химия һәм табигый компонентлар комбинациясе. 

Чынлыкта, сызыкларда яшерен мәгънә юк. Алар бары тик производствода тюбиклар ясау процедурасын автоматлаштыру өчен кулланыла. Фотометкалар дип аталганнар махсус датчиклар өчен билгеләнгән, алар аны укый һәм пакетның кайда киселергә яки тоташтырылырга тиешлеген билгели. Әгәр дә бу билге булмаса, ябыштырылу тигез булмас иде.

Теш пастасын сатып алганда, аның составын өйрәнергә кирәк. Төсле сызыкларга түгел, ә компонентларга игътибар итү зарур.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

Теш пастасы турында мифлар

Тюбиклардагы сызыклар нәрсә аңлата

Белергә кирәк:

— Фтор: кариесны профилактикалау өчен хезмәт итә, әмма күп йотылса, организм өчен агулы.

— Додецилсульфат: күбек барлыкка китерүче компонент булып тора, ләкин авыз куышлыгына тискәре йогынты ясый.

— Триклозан: бактерияләрне бетерү өчен кирәк, ләкин шул ук вакытта файдалыларын да юк итә.

— Кальций карбонаты (акбур) һәм алюминий оксиды: абразив компонентлар сыйфатында эмальгә зыян китерә.

— Метронидазол һәм хлоргексидин: антибиотиклар булып тора, әмма шул ук вакытта нормаль микрофлораны да юк итә.

— Абразивлык индексы теш пастасында 100гә кадәр булырга тиеш.

Теш табибы кушканнарны үтәргә кирәк, ул киңәшләрен теш һәм уртның торышын исәпкә алып бирә. 

СОРАУ-ҖАВАП

«Мин ай ахырында салкын су өчен индивидуаль исәпләү приборын (ИПУ) урнаштырдым һәм кулланышка керттем. ИПУның күрсәткечләрен, ул файдалануга тапшырылган айда түгел, ә киләсе айның беренче көненнән исәпкә алырга мөмкинме?

Гүзәл Ш.»

— Әйе, ИПУ күрсәткечләрен, ИПУ файдалануга тапшырылган айдан соң киләсе айның 1нче көненнән исәпкә алу буенча башкаручы һәм кулланучының бурычлары РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354нче номерлы карары белән расланган күп фатирлы йортлардагы биналарның һәм торак йортларның милекчеләренә һәм кулланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендәге 31нче пунктның «у» подпунктында һәм 33нче пунктның «и» подпунктында билгеләнгән. 

«Мин баланы түләүле нигездә белем бирү үзәгенә йөртәм. Кичә үзәк администрациясе миңа киләсе айдан аларның хезмәтләре бәясе инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып артачак, дип хәбәр итте. Бу гамәлләр законлымы?

Елена В.»

— Балалар үзәге администрациясенең гамәлләре законлы. РФ Хөкүмәтенең 15.09.2020 елның № 1441нче карары белән расланган Түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең 9нчы пункты нигезендә, килешү төзелгәннән соң түләүле белем бирү хезмәтләре бәясен арттыру, чираттагы финанс елына һәм план чорына федераль бюджетның төп һәм характеристикаларында каралган инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып күрсәтелгән хезмәтләр бәясен арттырудан тыш, рөхсәт ителми.

"Мин интернет аша, өйгә китереп бирү шарты белән, аяк киеме киштәсенә заказ бирдем. Минем якыннарымның берәрсе товарны кабул итә аламы? 

Фәридә В.» 

— Бу мөмкин. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463нче номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләренең 20нче пунктына ярашлы рәвештә, китерелгән товар кулланучыга ул күрсәткән адрес буенча, ә кулланучы булмаганда заказ номеры турында мәгълүмат биргән теләсә кайсы кешегә яки ваклап сату-алу килешүе төзелүен раслаучы башка (шул исәптән электрон) затка, әгәр РФ законнары яки ваклап сату килешүе белән башкасы каралмаган булса, тапшырыла ала.

Маркетплейстан телевизор: кемгә дәгъва белдерергә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына телефон аша гражданин Ш. Оzon электрон сәүдә мәйданчыгында сатып алынган товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.

Эш шунда ки, узган елның апрелендә кулланучы Ozon аша телевизор сатып ала. Товарның гарантия вакыты 12 ай тәшкил итә. Бу елның гыйнварында товарда кимчелекләр ачыклана. Кулланучыда сорау туа: «Кемгә дәгъва белдерергә: сатучыга яки „Ozon“ агрегаторы хуҗасынамы?» Белгечләр кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын аңлата.

Агрегатор хуҗасы — электрон исәпләү машиналары өчен программа хуҗасы һәм сайт һәм (яки) интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге сайт битләре хуҗасы булып торган юридик зат яки шәхси эшмәкәр. Алар кулланучыга билгеле бер товарга карата берүк вакытта сатучының сатып алу — сату килешүе төзү тәкъдиме белән танышырга, сатып алу — сату килешүе төзергә, шулай ук күрсәтелгән товарга алдан түләү ясарга мөмкинлек бирә.

РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законының 12нче маддәсенең 2.1нче пункты нигезендә, гомуми кагыйдә буенча, нәкъ менә сатучы агрегатор хуҗасы биргән мәгълүмат нигезендә кулланучы белән сатучы арасында төзелгән килешүне үтәү өчен җаваплы. Шулай ук ул кулланучыга сыйфатсыз товар тапшыру нәтиҗәсендә бозылган кулланучылар хокукларын үтәү һәм тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны шундый ук товарга алмаштыру өчен җаваплы.

Бу очракта кулланучыга товар сатучыга дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев