Саба ТВ

Саба районы

16+
Центральные новости

Казан, Аргентина һәм Германия обсерваторияләрен бергә ЮНЕСКО исемлегенә кертәчәкләр

Өч обсерваториянең барысына да Германия җиһазлары куелган.

3-5 ел дәвамында В. П. Энгельгардт исемендәге обсерваторияне Аргентина һәм Германиядәге объектлар белән бергә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертергә планлаштыралар. Бу хакта физика-математика фәннәре докторы, Татарстан обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев хәбәр итте.

«Исемлеккә кертү процессы тиз бара, нәтиҗәне 3-5 елдан көтәргә мөмкин. Бүген безгә мөстәкыйль рәвештә түгел, ә Аргентина һәм Германия обсерваторияләре белән бер сериядә керү тәкъдиме ясалды», — диде Юрий Нефедьев.

Өч обсерваториянең барысында да Германия җиһазлары тору сәбәпле, аларны бер сериягә берләштергәннәр.

Хәзер В. П. Энгельгардт исемендәге обсерватория турында мәгълүмат туплыйлар һәм оешманы бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү кирәклеген раслый торган нигезләмә әзерлиләр. Сүз уңаеннан, әгәр обсерватория ЮНЕСКО химаясендә булса, аны тоту өчен чыгымнар КФУ хисабына түгел, Россия хисабына була.

«Объектлар тирәсендә буферлы зоналар билгеләнгән, әмма әлегә законлаштырылмаган», — дип өстәде спикер.

Обсерваторияне Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү эше 2005 елда башланган.

Фото: Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/science/04-12-2019/kazan-argentina-m-germaniya-observatoriyal-ren-berg-yunesko-isemlegen-kert-ch-kl-r-5697971

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юнеско обсерватория