«Тыныч ау» аянычлы тәмамланмасын
“Тыныч ау“ сезоны җитү белән табигать байлыкларыннан авыз итәргә теләүчеләр урманнарга юл тоталар.
Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен саклык чараларын үтәү мөһим.
- Игътибарлы булыгыз: үзегез белгән гөмбәне генә җыегыз.
- Агулы гөмбә еш кына ашарга яраклы гөмбә янында үсә һәм аңа охшаган була. Шикләнсәгез, җыймагыз һәм чи килеш берүк каба күрмәгез.
- Артык өлгергән, лайлалы, картайган, кортлы, черек гөмбәләрне җыю да киңәш ителми.
- Агулы гөмбәне ачыклаучы юрамаларга (мәсәлән, мондый гөмбә пешкән суда суган карала) ышанмагыз. Агулы гөмбәне, ашарга яраклыларыннан аера белергә кирәк. Бу тәҗрибә һәм тирәнтен белемнәр сорый.
- Ашарга яраклы булсалар да, гөмбәне шәһәр паркларында, скверларда, ишегалларында, машина юллары буеннан, сәнәгать зоналары тирәсеннән җыймагыз. Чөнки барлык агулы матдәләр гөмбәгә сеңеп, ул ашау өчен яраксызга әйләнә.
- Гөмбәне очраклы кешеләрдән һәм рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан сатып алу да күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Исегездә тотыгыз, ашарга яраклы гөмбәне дөрес әзерләмәсәгез яки тиешле шартларда сакламасагыз, алар агулыга әйләнә. 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатырга ярамый, чөнки гөмбә аксымга бай булса да, бала организмында аны эшкәртү өчен җитәрлек дәрәҗәдә ферментлар юк.
Чыганак: https://almet-rt.ru/news/lmt/49464
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев