Саба ТВ

Саба районы

16+
Файдалы киңәшләр

НАРАТ БӨРЕСЕН җыярга соңга калмагыз

Нарат бөресе бик күп файдалы үзлекләргә ия табигый дару булып санала.

📍Нарат бөресен перчатка киеп җыегыз, чөнки сумала кулдан начар юыла.

📍Әзер бөреләрне җиләс бүлмәдә 3 см калынлыктагы тукыма яки кәгазьгә җәеп киптерәләр. Саклаганда да шушы режимны тоту кирәк. Җил яхшы йөри торган, караңгы урында ул ике елга кадәр саклана.

♻Нарат бөресенең ФАЙДАСЫ бик күп:
-грипп,
-салкын тию,
-йөткерү, бронхит, пневмония,
-ангина, тонзиллит, фарингит, ларингит,
-невралгия,
-ревматизм,
-подагра, дерматит, экзема, псориаз, һ.б.авырулар вакытында кулланыла.

♻НАРАТ БӨРЕСЕ ваннасы баш авыртканда, нерв киеренкелеге вакытында файдалы.

Нарат бөресеннән төнәтмә:

1 аш кашыгы нарат бөресенә 2 стакан кайнар су коеп, термоста 1 сәгать төнәтергә, соңыннан сөзеп, көнгә өч тапкыр 1/4 стакан эчәргә. Төнәтмә әчкелтем тәмгә ия, әмма ул йөткерү һәм салкын тиюдән кыйммәтле даруларга караганда яхшырак тәэсир итә.

❗Дәвалана башлаганчы табиб белән киңәшләшү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев