Саба ТВ

Саба районы

16+
Файдалы киңәшләр

Начар һава торышы организмның халәте бозылуына китерә

Якын көннәрдә Татарстанда атмосфера басымы төшә, көчле җил (23 м/с кадәр көчәя), буран көтелә.Атмосфера басымы дәрәҗәсенең үзгәрүе, ә бигрәк тә барометрның кискен сикерүе организмның тотрыклы халәте бозылуына китерә.

Атмосфера басымы төшү фонында тирә-юньдәге һавада кислород концентрациясе кими. Бу ишемик патологияләр кичергән яки шушы авыру белән авыручылар өчен бик куркыныч: ИБС, гипер - һәм гипотония, инсульт, миокард инфаркты (хәтта ул күптән булса да).

Түбән барометрик басым булганда кислород организмга җитәрлек тиз килми һәм бик начар үзләштерелә. Бу табигый, ләкин куркыныч күренеш. Шуңа күрә атмосфера басымы төшкәндә күпләр, хәтта сәламәт кешеләр дә үзләрен начар хис итә.

Атмосфера басымы төшсә, түбәндәге симптомнар сизелергә мөмкин:

• Баш авырту, баш һәм колаклардагы тавыш;

• Хәлсезлек, ялкаулык, апатия, эшкә сәләтнең кимүе;

• Баш әйләнү;

• Начар күрү (күз алдында кара нокталар);

• Күңел болгану;

• Йөрәк авыртуы;

• Йокысызлык.

Гипертониклар һәм гипотониклар өчен табиб киңәшләре.

Гипертоникларга:

• Физик күнегүләрне киметү;

• Урамга, бик кирәкмәсә , чыкмагыз;

• Ял итегез, яхшы йоклагыз;

• Диетада тоз күләмен киметегез (тәүлегенә 4-6 грамм);

• Күбрәк яшелчәләр һәм азрак хайван майлары ашагыз;

• Кан басымын регуляр рәвештә үлчәгез.

Гипотоникларга:

• Тулы туклану;

•Түбән давлениены нормада тотучы чәйләр,эчемлекләр  (татлы кара чәй, кофе)кулланыгыз;

• Физик активлыкны киметегез;

• Ял итегез, яхшы йоклагыз;

Сулыш системасы органнары авырулары булган кешеләр турында да онытмаска кирәк: астматиклар, копд, бронхит белән авыручылар. Атмосфера басымы түбән булган дымлы һава торышы газ алмашу процессын боза. Бу пациентлар өчен авыр сынау.

Һава торышының кискен үзгәруе вакытында үзеңне яхшы хис итү, табиб киңәшләрен үтәү һәм кирәк булганда медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев