Саба ТВ

Саба районы

16+
Файдалы киңәшләр

Кер юу машинасындагы гөмбәчекләрне ничек бетерергә?

Кер юу машинасының ишеген ныклап тота торган резинканы кер юганнан соң яхшылап, коры чүпрәк белән сөртергә кирәк. Болай эшләмәгәндә анда кара төстә гөмбәчекләр барлыкка килүе ихтимал. Нәтиҗәдә бу кара таплар үпкә авыруларына, аллергиягә китерергә мөмкин.

Күгәрекләр машинаны корытмаганнан гына түгел, ә керләрне 30-40 градуста еш юганда; су агызганнан соң бакта су калса; кер юганнан соң ишеген ачып, машинаны киптермәгәндә дә барлыкка килә.
Кер машинасында гөмбәчекләрне бетерү өчен халыкта бер ысул бар.

Моның өчен хлорлы чистарта торган сыек матдә, губка, резин перчатка һәм 25 гр лимон кислотасы кирәк.
Иң элек машинаның эчке өлешен чүпрәк белән корытырга.
Хлорлы чистарту чарасын резин ободокның бөтен өслегенә тигез итеп сөртергә.

Машина ишеген ябып, 2 сәгатькә калдырырга.
Шуннан соң “Чайкату” режимын кабызып, машинаны юып алырга.
Шуннан соң машинаның порошок сала торган бүлегенә лимон кислотасы салып, максималь температурада машинаны тагын бер кат юдыртырга.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/ker-yuu-mashinasyndagy-gmb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев