Саба ТВ

Саба районы

16+
Файдалы киңәшләр

Кайсы үләннәр сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин?

Дару үләннәрен тиешледән артык кулланган очракта, зыяны булырга мөмкин. Һәр нәрсәне чама белән генә эчәргә кирәк.

Бу хакта Шәһри Казан яза.

Ромашка. Ялкынсынуга каршы көрәштә бик нәтиҗәле үлән. Ул авыртуны баса, гастрит һәм ашказаны җәрәхәтен “тынычландыра”.
Ромашканы күп эчкән очракта хатын-кызларның аналыгындагы  мускуллары йомшарырга мөмкин. Бу исә, менструаль цикл бозылуга, йөкле вакытта авырлыкларга китерергә мөмкин.
Ромашканы еш эчкәндә ашкайнату системасыннан тимер канга “чыга алмый”, бу исә анемиягә һәм тимер дефицитына китерүе ихтимал.

Бөтнек. Бу үләнне хатын-кыз үләне дип йөртәләр. Ул күрем вакытында авыртуларны басарга сәләтле.
Моннан тыш бөтнек мускулларда һәм тамырлардагы авыртуларны баса, кан басымы югары булганда ярдәм итә.
Аның составындагы ментол кан басымын киметә. Шуңа да кан басымы төшеп интегүчеләргә бөтнекле чәйне саклык белән эчәргә киңәш ителә.

Ментол йөрәк эшчәнлеген акрынайта һәм сулыш алу эшчәнлеген авырлаштыра. Бронхиаль астма белән авыручылар моны онытмасын иде.
Көн дәвамында бөтнек белән эчкән 3 чынаяк чәй хәтта сау-сәламәт ир-атларның да эрекциясенә тискәре йогынты ясый.

Әрем. Гиппократ әрем ярдәмендә ашыйсы килү теләген уятырга һәм хатын-кыз авыруларын дәваларга мөмкин дип язып калдырган. Әрем ярдәмендә нерв системасы авыруларын, аерым алганда, галлюцинацияләрдән интегүчеләрне борынгы заманнарда ук дәвалаганнар.
Әмма йөкле хатын-кызларга әрем кулланырга ярамый.

Сары мәтрүшкә. Бу иң популяр табигый антидепрессантыр, мөгаен. Ул тынычландыру сәләтенә ия. Моннан тыш сары мәтрүшкә ашкайнату системасында авыртуларны баса, ялкынсынуларга каршы көрәшә.
Тик шуны онытмагыз: сары мәтрүшкә ультрашәмәхә нурларга каршы торуны киметә. Мәтрүшкәле чәй эчкәннән соң кояш астында озак йөрергә киңәш ителми.
Шулай ук сары мәтрүшкәне ай дәвамында көн саен кулланучыларның бавыры авырта башларга, эче катырга мөмкин. Артык күп кулланучыларның гел йокысы килә, хәлсезлек тоя.

Кычыткан. Кычыткан канны туктатырга, хроник бронхитны дәваларга сәләтле. Шулай ук аналыкны кыскартуны тизләтә. Борынгы заманнарда үләнчеләр аны бала төшертү өчен кулланган.
Шуңа да йөкле хатын-кызлар кычыткан төнәтмәләре кулланырга тиеш түгел. Шулай ук тамырлар атеросклерозы, гипертония, аналыкта һәм простатада яман шеш булганда да кычыткан кулланырга ярамый.

Үги ана яфрагы. Бу үләннең ютәлдән булышуын күпләр беләдер инде.
Әмма анарда токсин матдәләр дә бар һәм алар бавыр авырулары китереп чыгаруы ихтимал.
Үги ана яфрагы төнәтмәсен астма һәм йөрәк авыруларыннан интегүчеләргә эчәргә киңәш ителми. Бу кан әйләнешенең кечкенә түгәрәгендә кан басымы күтәрелү белән аңлатыла.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kaysy-lnnr-slamtlekk-zyyan-salyrga-mmkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев