Итне утын ягып кыздыру яхшырак
Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде:
«Әгәр тавык шашлыгы кыздырылып бетерелмәсә, сальмонеллез йоктыру куркынычы бар. Шуңа күрә аны әзерләү технологиясенә игътибар итәргә кирәк. Итне, һичшиксез, сыналган урыннарда гына сатып алырга кирәк, аны үзең маринадлау яхшырак. Микроблар маринадны яратмый, ләкин аны да артык күп салырга ярамый, бигрәк тә ашказаны-эчәк юлы белән проблемалары булганнарга».
Марина Патяшина Шашлыкны яшелчәләр белән бергә ашарга киңәш итә. «Итне утын ягып кыздыру яхшырак, чөнки күмердә күп күләмдә бензопирен бар – бу канцероген матдә иткә дә сеңә».– дип сөйләде Марина Патяшина.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/aen-kalkyi-torgan-cirlar-tatarstanda-kyzamyk-belan-avyrucylar-sany-72-tapkyr-artkan-5860127
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев