Саба ТВ

Саба районы

16+
Файдалы киңәшләр

Итне балыкка алыштырыгыз!

Татарстанда үлем-китем статистикасы соңгы елларда уңай якка үзгәрә. Әмма үлем сәбәпләре арасында йөрәк-кан әйләнеше авырулары элеккечә төп урынны алып тора.

Табиблар озак һәм сыйфатлы яшәргә өйрәтә.

Алай да, бу төр чирләрне кисәтү игътибар үзәгенә алынуы вәзгыятьне яхшыга таба үзгәртергә мөмкинлек биргән. Табиблар хәзер һәр яңа очрак ачыклануга сөенә – чөнки вакытында табылган авыру кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә.

Белгәнебезчә, йөрәк-кан әйләнеше авырулары күбрәк өлкән яшьтәгеләргә хас, шул ук вакытта яшьләрне дә урап узмый – бу авыруларның нәсел аша күчү ихтималы зур. Ә менә ир-атлар бу төр чирләрдән ешрак интегә дию бик үк дөреслеккә туры килми ди, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш Баш кардиологы Зөлфия Ким.

-    Йөрәк ишемик авыруын алсак, озак вакыт дәвамында хатын-кыз организмындагы эстрагеннар атеросклероз үсеш алудан саклый. Шуңа күрә яшьрәк вакытта ирләрдә бу чирләр, чыннан да, ешрак ачыклана. Әмма соңрак, олыгая төшкәч,  ирләр һәм хатын-кызлар нисбәте тигезләшә. Ирләрнең яшьрәк чакта йөрәк авыруларына күбрәк бирешүе алар өстендә җаваплылык йөге зуррак булу белән дә бәйледер, аннары алар үз эчендәгесен тышка чыгармый, күпләре тәмәке тарту белән мавыга, - ди Эльвира Ким.

Нәселдәнлек, яшь һәм җенес кебек факторларны кеше үзгәртә алмаса да, йөрәк-кан әйләнеше авырулары барлыкка килү куркынычын киметү һәркемнең кулыннан килердәй эш.  Эльвира Ким сүзләренчә, дөрес туклану, адекват физик йөкләнеш, тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарту, тиешле күләмдә йоклау, стресслы хәлләрне дөрес кабул итә белү бу төр чирләрдән үлем очракларын 40-50 процентка азайта.

Йөрәк авыруларын китереп чыгара торган төп факторларының берсе – артык зур тән массасы, дип белдерде Баш кардиолог. Дөрес туклану һәм адекват физик йөкләнеш кешегә артык килограммнар җыймаска һәм, кирәк булган очракта, ябыгырга ярдәм итә.

Реклама

Зөлфия Ким билгеләп үткәнчә, кеше ябыкканда һәр артык килограмм белән  артериаль басымы да бер миллиметрга төшә. Әйтик, кан басымы 150 булган таза кеше 20 килограммны югалтса, аның кан басымы да 130 дәрәҗәсендә калачак.

Дөрес туклану әһәмиятен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш Баш нутрициологы Оксана Фролова да ассызыклады. Йөрәк-кан әйләнеше авыруларын кисәтү өчен иң беренче итеп тоз күләмен киметергә кирәк, дип белдерде ул. Көненә кеше тозны 5 граммнан, ягъни тулы булмаган чәй кашыгыннан, артык кулланырга тиеш түгел. Бөтен ризыктагы тоз күләмен исәпкә алырга кирәклеген әйтте ул.  Шулай ук эре итеп тарттырылган оннан икмәк, атнасына 3-4 тапкыр диңгез балыгы, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау мөһим. Ә менә кызыл ит куллануны атнасына бер-ике тапкырга калдырырга кирәк, аны ак диетик ит белән алмаштырырга мөмкин. 

-    Дөрес туклану ул –кыйммәт диләр. Әгәр дә ризык сайлауга рациональ килсәң, бу бер дә алай түгел. Диңгез балыгының кыйммәтлесен алырга димәгән бит. Яшелчә дә ул – авокадо гына түгел, кишер, кәбестә була ала, - ди  Оксана Фролова.

Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы республика үзәгенең  спорт медицинасы табибы Нияз Бикчурин йөрәк-кан әйләнеше авыруларын кисәтүдә җәяү йөрү файдасын югары бәяләде. Әмма сүз әкренләп салмак кына йөрү турында бармый, йөрәк өчен файдалы булсын өчен тиз хәрәкәт итәргә кирәк. 

-    Бүгенге көндә физик активлык бик нык кими. Инде хәзер кибеткә дә йөрми башладык. Азык-төлекне заказ биреп китертәбез. Урамда йөреп керү урынына самокатларда җилдерәбез. Боларның барысы йөрәк-кан әйләнеше чистемасында хәрәкәт аппаратында да тискәре чагылыш таба. Шуңа күрә йөрергә кирәк. Әкренләп кенә йөрү өйдә утырудан яхшырак, билгеле. Әмма активрак, каядыр соңга калган кебек хәрәкәт итәргә кирәк, - дип киңәш бирде Нияз Бикчурин.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/itne-balykka-alyshtyrygyz

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев