Саба ТВ

Саба районы

16+
Файдалы киңәшләр

Җирдән чыккан байлыкны сәдака итеп бир

Гошер сәдакасы турында без нәрсәләр белеп торырга тиеш? Бу сорауларга Шәһри Казанга Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирде.

–    Гошер сәдакасы ул фитр сәдакасы кебек фарыз гамәлме? 
–    Исламның биш баганасы бар, алар: Аллаһка һәм Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә ссәләмгә иман китерү; намаз уку; зәкят бирү; хаҗ кылу һәм ураза тоту. Гошер сәдакасы зәкятнең бер төре булып тора, димәк ул фарыз гамәл, аны бирмәгән кеше зур гөнаһлы була. Көз көне җирдән алынган уңыш җыеп алынгач, мөселман кешесе гошер сәдакасын бирергә тиеш. Коръәннең “Бәкарә” сүрәсендәге 267нче аятьтә дә әйтелә ул: “...Җирдән чыккан байлыкны сәдака итеп бирегез...” Су сибеп үстергәннең егермедән бере, яңгыр суы белән үскәненең уннан бере була ул. 

–    Яңгырлар яумау да шул гошер бирмәвебез аркасындадыр?
– Тиешле гошерне бирмәсәк, Аллаһы Тәгалә яңгырны үз вакытында бирмәс. “Яңгыр яуса да, анда кешеләр өлеше булмас, хайваннар һәм  үсемлекләр өчен генә бирер” дигән хәдис бар. 

–    Гошер сәдакасы кемгә тиеш?
–    Фарыз сәдакаларны кемнәргә бирәбез, шуларга: мохтаҗларга, ятимнәргә, бурычларын түли алмаучыларга, тоткында булганнарга, шәкертләргә.  Аллаһы Тәгалә насыйп иткән уңыштан өлеш чыгарып, без аларны сөендерергә, авыр тормышларын җиңеләйтергә тиешбез.

–    Гошергә бәрәңге һәм башка яшелчәләрдән тыш тагын нәрсә бирергә була?
– Галимнәр, тиз бозыла торган яшелчә һәм җиләк-җимештән гошер чыгарырга кирәкми, ди. Барыбер череп әрәм булып ята дип бирергә дә кирәкми, Аллаһы Тәгалә сәдака итеп яң яхшысын бирергә кушкан. Шунысын да әйтергә кирәк: Аллаһы Тәгалә безне байлык белән дә сыный. Кыямәт көнендә Ул: "Байлыгыңны нинди юллар белән таптың?" һәм: "Аны нинди урыннарга сарыф иттең?" – дип сораячак. Ун чиләкнең берсен бирергә дигәч борчылабыз, әмма үземә тугыз чиләге кала дип сөенмибез. Уңыш алгач, Аллаһ кушкан өлешен мохтаҗларга чыгарыйк. Аллаһы Тәгалә "Ибраһим" сүрәсенең 7нче аятендә: "Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр", – дип кисәтә. Димәк, бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Ул – мохтаҗлар хакы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев