Йөткерүдән иң шәп чара
Гөлназ Сәфәрова йөткергәндә менә болай эшләргә киңәш итә:
Ачы торманың эчен казып чистартырга һәм фотодагыча эченә бал тутырып куярга.
Натураль антисептик, йөткергәндә бик булыша. Юеш ютәлне 3-4 көн эчендә бетерә.
Көнгә 3 тапкыр ашаганнан соң берәр бар кашыгы кабып куярга. Суыткычта сакларга.
Тик ашказаны авыртканнарга ярамый!
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев