Иммунитет өчен кайнатма ясау ысулы
Көзгә аяк басканда авыруларга бирешмәс өчен, «сәламәтлек банкасы»н әзерләп куйсагыз, файдасын күрми калмассыз. Ансат кына ясала, тәмле һәм файдалы да.
Кирәк: 400 г бал, 3 данә лимон, 250 г чамасы имбир.
Кабыгы әрчелгән имбир белән төшләре алынган лимонны иттарткычның вак тишеклесеннән чыгарырга яки блендерда вакларга. Аннары яхшылап бал салып болгатырга. Көненә 1–2 чәй кашыгы кулланырга
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/08/120964/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев