«Ике кешедән кала беркемнән дә көнләшмәгез»
Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Ике кешедән кала беркемнән дә көнләшмәгез: беренчесе - Аллаһы Тәгалә бер кешегә мал, байлык бирер, ул кеше шул малны изгелеккә тотар, икенчесе - Аллаһы Тәгалә бер кешегә гыйлем, хикмәт бирер һәм ул кеше шуның белән Аллаһы кушканча яшәр һәм башкаларга да өйрәтер».
Һәр изге эшнең башында "бисмилләһ" булырга тиеш. "Бисмилләһ" сүзе - динебезнең баскычы. Бу сүз "шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән" дигәнне аңлата. Бисмилләһне берәр эш алдыннан әйтү - ул гамәлне Аллаһка гыйбадәт кылуга әверелдерә. Сөекле пәйгамбәребез: "Һәрбер мөһим эш "Бисмилләһ"сез башланса, ул эш өзелер", - ди.
Ир-атның байлыгы түгел, зирәклеге мөһим. Хатын-кызның матурлыгы түгел, тугрылыгы мөһим. Дусның буш сүзләре түгел, яхшылыгы мөһим. Сөйгәнеңнең таләпләре түгел, түземлеге мөһим. Тәннең зифалыгы түгел, сәламәтлеге мөһим.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/din/ike-keshedn-kala
Фото: ©«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев