Саба ТВ

Саба районы

16+
Файдалы киңәшләр

Февральдә бакча эшләре

Февраль – бакчачыларның әкренләп сезонга әзерләнә башлаган чагы.

Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Илсөяр Кәбирова киңәшләре.

Үсентеләрне ничек әзерләргә? 

Үсентеләр өчен туфракны көздән әзерлибез. Кибет туфрагын гына җиткереп булмый, шуңа күрә черемәле, уңдырышлы туфракны капчыкларга тутырып әзерләп калдырган булсагы, оттырмассыз. Яз көне шушы туфракка кибетнекен өстәп, вермикулит, кокос субстраты, әзрәк көл салып рассада өчен әзерлим. 

 Сыек кына марганцовка эремәсен туфракка сибәм. Бер тәүлектән соң орлыкларны чәчкәч, су сибәм. Күбрәк кар суын эретеп сибәргә тырышам. 

“Иртә, уртача, соң өлгерешле сортлар утыртам”

Һәрбер культураны үстергәндә үзенең кагыйдәләре бар, ләкин шулай да иртә, уртача һәм соң өлгерә торганнарын (мәсәлән, помидорның) да утыртырга кирәк. Күп еллар тикшерелеп килсә дә, һава торышы туры килмәсә, теге яки бу сорт мул уңыш бирмәскә мөмкин. Шуңа күрә берсенә генә ышанырга ярамый. 

Февраль аенда бакча эшләре: 
- Саклауга куйган бүлбе, суганча, чыбыкчаларның торышын тикшерү;
- Бакчада кар тоту, тычканнар ияләшмәсен өчен, агач тирәләрендәге карны таптап тыгызлау;
-Орлык материалларын барлау, стратификация үткәрү, яңа орлыкларга заказ бирү, кайтарту;
-Үзем әзерләгән орлыкларның (кишер, чөгендер, кабак, ташкабак, помидор һ.б.) тишелешләрен тикшерү;
- Чәчү әйләнешен карап (мөмкин булганча), үсемлекләрне утырту өчен план төзү;
- Өй шартларында үсә торган помидор, борыч (12гыйнвар) чәчү;
- Борыч, баклажан, помидор (16-17, 25 февраль) чәчү. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/irt-urtacha-so-lgereshle-sortlarny-rbersen-utyrtyrga-kir-k-fevrald-bakcha-eshl-re

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев