Саба ТВ

Саба районы

16+
Файдалы киңәшләр

Дөрес диета нинди булырга тиеш?

Диета сүзен ишетүгә, атналар буе үз-үзен бар ризыкта чикләгән һәм ярымач тору нәтиҗәсендә бөтен дөньясына ачулы булган кеше күз алдына килә. Хатын-кызларга бу бигрәк тә таныш халәт. Гомерендә бер тапкыр булса да үзен диета белән изаламаган гүзәл зат сирәктер.

Бу хакта Шәһри Казан яза.

Диетаның да ниндие генә юк хәзер. Интернеттагы һәр икенче «ябыгу белгече» үз ысулын тәкъдим итә. Табиб-диетолог Элина Борханова диетаның чын асылына төшенергә ярдәм итте.

- Бүген диета сүзе ябыгу өчен кулланыла торган чикләүләр дип санала.  Чынлыкта, диета ул - нәрсә?
- Диета ул – туклану кагыйдәләре системасы. Диетада утыру ябыгуны гына күздә тота дип карау дөрес түгел. Максатлар төрле булырга мөмкин. Һәм ирешергә теләгән нәтиҗәләргә карап, билгеле бер туклану ысулы сайлана. Диетада утыру ул үз-үзеңне ашауда нык чикләү дип уйлау да дөреслеккә туры килми.

- Дөрес диета нинди булырга тиеш?
- Иң мөһиме – аксым, майлар, углеводлар балансы булу.  Катлаулы углеводлар энергия чыганагы булып тора, алар В1,В2, В6 витаминнарына бай. Шуңа күрә икмәк, макарон, ярмалардан баш тарту дөрес түгел. Яшелчә, җиләк-җимеш шулай ук организм өчен кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы көненә 5-6 порция яшелчә, җиләк-җимеш ашарга киңәш итә. Десертлар шулай ук бөтенләй кире кагылмый. Рационда 5-10 процент ризык тәм-томнарга туры килә ала. Атнасына өч тапкыр балык ашарга, рационга май чыганагы булган продуктлар - чикләвекләр, авокадо өстәргә киңәш ителә. Колбаса ише һәм камыр ризыкларын гына мөмкин кадәр чикләргә кирәк, алар организмга бер файда китерми.

- Диета ярдәмендә, ябыгудан тыш, нинди нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин соң?
- Диета ул, беренче чиратта, сәламәтлекне кайгырту ысулы. Әйтик, Урта диңгез диетасы холестиринны киметү, инфаркт-инсультны, Альцгеймер авыруын кисәтү, бөердә май җыелудан коткару, үт куыгында торгынлыкларны юк итү максатында кулланыла. Бөер авырулары очрагында азаксымлы диета ярдәмгә киләчәк. Ашказаны тракты чирләре булганнарга аз-азлап көнгә 5-6 тапкыр ашарга, парда пешкән ризыкларга өстенлек бирергә киңәш ителә. Димәк, дөрес туклануны җайлап, төрле авыруларны кисәтергә, аларны дәваларга мөмкин.

- Туклану рәвешенең тышкы кыяфәтебезгә йогынтысы турында да әйтеп китегезче...
- Нинди ризык белән туклану, әлбәттә, сәламәтлегебезгә генә түгел, тышкы кыяфәтебезгә дә турыдан-туры йогынты ясый. Әгәр дә рационда аксым, ит, балык, йомырка, клетчатка җитми икән, чәч коела башлый, тырнаклар сына, бит тиресе көпшәкләнә, сыгылмалыгын югалта. Ризык белән җитәрлек күләмдә витаминнар кермәсә, бу, әлбәттә, тышкы кыяфәттә чагылыш тапмыйча калмый. 

- Бүген төрле диеталар уйлап табып, шуның ярдәмендә акча эшләүчеләр, төрле курслар үткәрүчеләр күбәйде. Аларга ышанырга буламы?
- Ниндидер авторлык диеталарына мин ышанмас идем. Бар нәрсә тикшерү узарга тиеш. Диетаның нәтиҗәлелеге дә башта күпсанлы кешеләрдә сыналуы мөһим. Дөньякүләм билгеле диеталарның уңай йогынтысы расланган, алар халыкара дәрәҗәдә киңәш ителә. Шуңа да ниндидер авторлык диетасына күзегез төшкән икән, аның күпме кешедә сыналганын белешергә, нинди фәнни тикшеренүләргә нигезләнгән булуын сорарга кирәк. Кайбер кешеләргә бу туклану системасы туры да килмәскә мөмкин. Күп кенә очракта диетаны персональләштерергә кирәк.

- Табиб белеме булган диетолог туклану системасын төзегәндә нәрсәгә игътибар бирә?
- Табиб, беренче чиратта, анамнез җыя, пациентны нәрсә борчыганын һәм аның нинди нәтиҗәләргә ирешергә теләвен ачыклый. Аннары кешенең туклану көндәлеге бәяләнә – аңа нинди продуктлар ошый, ниндиләре ошамый, өйдә тукланамы, әллә кафе-мазарда ашыймы, аны күбрәк нинди ризыкка тарта икәне билгеләнә. Аннары физик активлыгы, су эчү күләме, дөрес туклануда киртә булырдай гадәтләр турында сорашабыз. Иң соңыннан, үткәрелгән тикшеренүләр, анализларны карыйбыз. Шулар нәтиҗәсендә генә туклану планы төзелә.

Фото: ©«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев