Саба ТВ

Саба районы

16+
Файдалы киңәшләр

Чын май ничә сум тора?

Чын тәмле майның бәясе күпме булырга тиеш дип уйлыйсыз?

масло

Бу хакта Шәһри Казан сайты яза.

Белгечләр әйтүенчә: яхшы майның килограммы, логистика, үлчәп төрүне һәм башка чыгымнарны исәпкә алганда, уртача 667 сум торырга тиеш. 

Ә кибетләрдә аның 250 сумлыгы да бар ди. Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре китергән мәгълүматларга караганда, 2017 елда сатудагы майның 47 проценты фальсификацияле дип табылган. 2020 елда – 24 проценты, 2021дә – 23 проценты. Быел тикшерелгән үрнәкләрнең 24 проценты ялган булып чыккан.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова сүзләренчә, сыйфатлы майны ялганыннан аерып алу көннән-көн кыенлаша бара икән. Шулай да ул сатып алучыларга берничә киңәшен җиткерде.

– Суыткычта катырылган май кискәндә кителеп китсә, сыйфатлы дигән сүз. Андый май тиз генә эреп тә китә. Әгәр дә һаман да тыгыз булып катыланып торса, пальма мае кушылган була, чөнки аны катырып кушалар. Йә булмаса җылы суга салып карагыз, чыны тиз эреячәк. Табада кыздырганда исенә игътибар итегез, чын майдан сөт өсте исе чыга. Төсе артык сары булса, буягыч кушылган дигән сүз. Май фольгага төрелгән булырга тиеш, ул майны озаграк сакларга булыша, – ди белгеч. 

Һәм, әлбәттә, бәясенә дә карарга кирәк. Экспертлар тикшерү өчен сатып алган майларның сыйфаты начар дип табылганнарының килограммы 250-300 сум гына торуын билгеләп үтте. Чынлыкта майның килограммы кимендә 500 сум булырга тиеш ди. 

Фото: ©«Татар-информ»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев