Саба ТВ

Саба районы

16+
Файдалы киңәшләр

Бал корты чакса нишләргә

Корттан качып котыла алмаучыларга да бу язма файдалы булыр.

Бал корты

Бал кортлары исне бик тиз сизә. Алар крем, хушбуй, спирт, сарымсак, суган, тир, бензин, керосин исен, кискен хәрәкәтләрне яратмый. Чәбәләнүләрне һөҗүм дип кабул итеп, үзләрен яклау, саклау өчен кешегә ташланалар да инде. Әгәр дә бал корты сезнең тирәдә очып йөри икән, аны кумагыз, яныгыздан киткәнче туктап торыгыз.

Корт чаккач, бу урын кызара, организмда хәлсезлек барлыкка килә, тын кысыла, баш әйләнә, 5-15 минуттан тәнгә тимгелләр барлыкка килә. 20-30 минуттан соң бу урын шешеп чыга. Корт агуына сизгер һәм йөрәк авырулы кешеләрдә шок барлыкка килергә, сулышлары туктарга, тәннәре тимгелләр белән капланырга мөмкин. Бу вакытта авыруны кичекмәстән яткырырга, вентиляторны кабызып, һава өрдерергә кирәк. 

Телне, тамакны, аңкауны чаккан очрак аеруча куркыныч, анда кешенең сулышы кысыла. Шулай ук зур кан тамырларын, күзне чаккан очракта да гомергә куркыныч янавы бар. 

Аллергия чире белән җәфаланучыларга да корт чагу килешми. Мондый чакта кеше шешенә, кычына, күңеле болгана, коса, эче китә, астма өянәге, анафилактик шок барлыкка килә.

Бал корты чакканнан соң ничек итеп беренче ярдәм күрсәтергә кирәк соң? Иң беренче эш итеп, тәнгә кадалган угын алырга. Яралы урынга авыртуны басу өчен петрушка яфрагы ябарга. Аллергик реакция барлыкка килмәсен дисәгез, петрушка төнәтмәсе эчәргә. Моның өчен 2 аш кашыгы петрушканы 500 мл кайнаган суга салып, термоста 8-10 сәгать төнәтергә. Көнгә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәргә. Әгәр дә кеше аллергия белән җәфалана икән, 1 бал кашыгы нашатырь, 1 бал кашыгы лимон тозы, 400 г аш серкәсе яки аракы кушып, шуңа мамыкны манчып, яралы урынга куярга. Әлеге катнашма черки, мошкарадан зыян күрүчеләргә дә файдалы. Шулай ук нашатырь спирты яки тырнак гөл төнәтмәсе яки бал сыласаң да була. 
Мондый вакытта ярага төрле мазьлар, димедрол, папаверин, новокаин, преднизолон, гидрокортизон, супрастин кебек даруларны да эчәргә кирәк.
Корт агуыннан аллергия булучыларны өйдә генә дәвалап булмаска да мөмкин, шуңа күрә андыйларга “ашыгыч ярдәм” хезмәтен чакыртырга онытмагыз.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/bal-korty-yaki-shpsh-chaksa-nishlrg

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев