Саба ТВ

Саба районы

16+
Файдалы киңәшләр

Алма “ялтыравыгы”н ничек бетерергә?

Кибет киштәләрендә җиләк-җимешнең, бигрәк тә алмаларның ялтырап ятуын еш күрәбез. Алар шундый матур булсын өчен алмага балавыз сөртәләр.

Алма “ялтыравыгы”н ничек бетерергә? Бу хакта Шәһри Казан яза.

Алманы саклый торган табигый балавыз җимештә дымны саклау һәм газлар алмашы өчен кирәк. Әмма алманы агачта вакытта ук химик матдәләр белән эшкәртү, аны агачтан җыю, транспортта каядыр илтү нәтиҗәсендә, кибет киштәсенә барып җиткәндә, ул табигый балавыз бетә. Ә сатучыга товар матур булу кирәк. Шуңа да алмага балавыз сөртәләр дә. Кызганыч, ул һәрвакытта да югары сыйфатлы булмый. Химик кушылмалар ярдәмендә ясалган балавызларны куллану очраклары да җитәрлек. 

Кибеттәге алмаларга сөртелгән балавызны чистартуның берничә ысулы бар. 
Иң гади ысул – алманы җылы, хәтта кайнар су белән юарга. Чөнки балавыз җылы суда эриячәк. 

Әгәр дә балавыз күп икән һәм юып кына бетмәсә, җиләк-җимешне берничә сәгатькә суга салып торырга кирәк. 
Щетка, савыт-саба юа торган губка яисә гади тукыма белән ышкып юган очракта да балавыздан арынырга була. Әмма ул чүпрәкләрне савыт-саба юганда кулланмагыз. Аларда химик матдәләр калырга мөмкин.

Моннан тыш, чәй содасы белән юарга мөмкин. Ул алма тышына механик тәэсир ясый һәм җимешне бактерия, башка микроорганизмнардан чистарта. 
Бу ысуллар да ярдәм итмәсә, алманың кабыгын әрчеп кенә ашыйсы кала. Әмма алманың файдалы элементлары нәкъ менә кабыгында һәм кабык астындагы юка гына катламда урнашканын онытмагыз.

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев