Саба ТВ

Саба районы

16+
Файдалы киңәшләр

20 май - Бөтендөнья бал кортлары көне

Шул уңайдан бал кортлары турында кызыклы фактлар.

Бәләкәй генә бал кортына 100 грамм бал ясау өчен 46 мең километр юл үтәргә кирәк. Бал кортлары эшчән булудан тыш, ис сизү буенча да иң алдынгылардан. Кешегә караганда исне мең тапкыр яхшырак тоя, чәчәкләр исен 1 километр ераклыктан ук сизә башлый. Көнгә 1 бал корты 7 мең чәчәккә куна. Умарта кортлары күмәк булып яшиләр. Бер күчендә меңләгән эшче корт, зуррак бер ана корт һәм аз санда ата кортлар, соры кортлар була.
Ана корт җәй буена йомырка сала һәм, шул рәвешле, күч сан ягыннан тиз арта. Эшче кортлар төрле эш башкаралар: кәрәзләрне чистарталар, корт балаларын ашаталар, ояны саклыйлар һәм бал табалар.
Бал составында 300дән артык матдә, 30 микроэлемент (тимер, йод, кобальт, марганец, бакыр, фтор, цинк һ.б.), фруктоза, глюкоза, В1, В2, ВЗ, В5, В6, Н, К, С, Е, РР витаминнары, А провитамины һәм башкалар бар. Микроэлементларга килгәндә, карабодай балында алар аеруча күп. Цинк, марганец, бакыр кан әйләнешен яхшырта, акыл эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Өстәвенә, цинк күрү сәләтен арттыра. Тимер исә гемоглобинны күтәрә.

Чыганак: https://saby-rt.ru/news/kalendar/20-may-btendnya-bal-kortlary-kne

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев