Саба ТВ

Саба районы

16+
Рубрики Радио

Радио

"Тыңлагыз, Саба сөйли!.." 2000 елның 15 маенда, Саба район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов карары белән, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе төзелә һәм 105,6 ешлыгында 8 июнь - Сабантуй көнне беренче тапкыр эфирга чыга. Беренче көннән үк хәбәрләрне, җырларны район халкы бик яратып кабул итә. "Саба дулкыннары"ТРКсенең директоры Әлфия Галимҗан кызы...

"Тыңлагыз, Саба сөйли!.."

2000 елның 15 маенда, Саба район хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов карары белән, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе төзелә һәм 105,6 ешлыгында 8 июнь - Сабантуй көнне беренче тапкыр эфирга чыга. Беренче көннән үк хәбәрләрне, җырларны район халкы бик яратып кабул итә.

"Саба дулкыннары"ТРКсенең директоры Әлфия Галимҗан кызы Мөбарәкова үзе җитәкләгән коллективны һәрвакыт яңа эшләргә, проектларга рухландырып тора. Радиожурналистлар Гөлшат Галиәкбәрова, Вахитова Гөлназ, Закирова Венера, тавыш операторы Илдус Әхмәтгалиев һәм башкалар "Саба дулкыннары" радиосында һәркөнне район, республика яңалыклары белән таныштыралар. Кызыклы сәхифәләр, интерактив уеннар, һәр кешегә якын темалар буенча игълан ителгән конкурслар тыңлаучыларыбызны битараф калдырмый. Безнең тавыш бер Сабага гына түгел, Арча, Кукмара, Балтач, Теләче, Мамадыш, Питрәч районнары халкына, хәтта курше Киров өлкәсенең кайбер районнарына һәм Малмыж шәһәренә дә ишетелә. "Серле йорәк", "Чын күңелдән", "Күңелләр сафланадыр иман белән", "Каурый каләм эзеннән", "Яшәү яме - сәламәтлектә", "Тормыштан уйланулар", "Кулланучы колагына" исемле һәм башка тапшырулар кыска гына вакыт эчендә тыңлаучылар арасында зур кызыксыну уятып, аларның санын көннән-көн арттырып барабыз.

«Саба дулкыннары» радиосының эфирга чыгу вакыты:

Дүшәмбе: 12.00 - 15.00, 18.00 - 20.00;

Сишәмбедән алып җомгага кадәр; 7.00 - 15.00, 18.00 - 20.00;

Шимбә һәм якшәмбе: 15.00 - 20.00.

"Саба дулкыннары" радиосында белдерүләр, реклама яңгыратасыгыз, яраткан кешегезне матур, күңелгә үтеп керә торган котлау белән шатландырасыгыз килсә 8(84362) 2-43-11 телефонына шалтыратыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев