Саба ТВ

Саба районы

16+
Рубрики Радио

Путин мәктәпләрдә телефоннан файдалануны тыюны күздә тоткан законга кул куйган

Президент Владимир Путин мәктәптә балаларга дәресләр вакытында телефоннан файдалануны тыюны күздә тоткан законга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Закон нигезендә, ашыгыч хәлләр килеп туганда гына балаларга кесә телефонына үрелергә рөхсәт итәчәкләр. Бары тик укучылар һәм укытучыларның гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч янаган очракларда гына телефоннан файдаланырга мөмкин булачак.

Документны октябрь аенда Дәүләт Думасына Мәгърифәт комитеты рәисе Ольга Казакова җитәкчелегендә бер төркем депутатлар һәм сенаторлар керткән. Башта укучыларга белем алу максатында телефоннан файдаланырга рөхсәт итү күздә тотылган булган. Әмма соңыннан бу нигезләмә юкка чыгарылган. 6 декабрьдә Дума закон проектын соңгы укылышта кабул иткән. Бер атнадан соң аны Федерация Советы хуплаган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/130592/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев