Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зәйдәге һәлакәтнең сәбәбе - автобус йөртүченең арыган булуында

ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников сүзләренчә, хәзерге вакытта ведомство Россия юлларында махсус рейдларда автобус йөртүчеләрен тикшерә.

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Татарстандагы 14 кешенең гомере өзелгән зур юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе автобус йөртүченең арыганлыгы булырга мөмкин. Бу хакта ТАССка интервьюда Россия Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Михаил Черников җиткергән.

"Татарстанда резонанслы юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе булып йөртүченең арыган булуы тора. Без моның нигә китергәнен күрдек", - дип җиткергән ул.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта ведомство Россия юлларында махсус рейдларда автобус йөртүчеләрен тикшерә. "Әгәр дә ЮХИДИ хезмәткәре автобус йөртүченең арыган булуын күрсә, аны шунда ук маршруттан ала, биредә безгә тахографлар ярдәмгә килә. Андый очракларда инспектор пассажирлар янында була. Кеше ташучы әлеге компаниягә бу факт җиткерелә һәм ул җаваплылыкка тартыла", дип белдергән Черников.

Ул рейдлардан тыш, башка чаралар комплексы да кулланылырга тиеш дип саный.

Искәртеп үтик, Татарстанның Зәй районында 2 июльдә йөк машинасы белән бәрелешеп, пассажир автобусы юл кырыена капланып, аңа ут капкан иде. 14 кеше, шул исәптән дүрт бала үлде һәм тагын 15 кеше зыян күрде. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев