Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зәйдә авариягә юлыгып, 14 кешенең үлеменә сәбәпче булган автобус шоферының улы: "Ул гаепле түгел"

Казанның Идел буе районы суды Зәй трассасында 2 нче июльдә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан автобус белән идарә иткән Александр Ижмуковны кулга алды. Бу һәлакәт нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булды, 8 кеше хастаханәләрдә дәвалана.

Автобус йөртүче 2 нче сентябрьгә кадәр тикшерү изоляторында булачак. "Неоплан" автобусы йөртүчесенең туганнары, фаҗигадә бары тик Александр Ижмуковны гына гаепләрләр дип шикләнә. Бу хакта автобус йөртүчесенең хатыны һәм улы журналистларга әйткән.


"Ул гаепле түгел. Йөртү стажы зур, эше җаваплы - ул гаепле түгел. Транспорт белән идарә итү карьерасында ул бер тапкыр да хокук бозмаган. Без бөтен җаваплылыкны аңа өеп калдырырлар дип куркабыз", - дип белдергән Александр Ижмуковның улы Евгений Ижмуков.


Евгений Ижмуков сүзләренә караганда, әтисе беркайчан "кумаган" һәм юл билгеләре буенча гына йөргән. Аның фикеренчә, авария килеп чыгуга йөк машинасы йөртүчесе дә тәэсир иткән булуы ихтимал. Евгений, шулай ук, тышкы кыяфәте буенча әтисенең хәле авыр булуын билгеләп узды. Александр Ижмуковның эчке органнарына зыян килгән булырга мөмкин, дип саный ул.


"Мин аның белән телефоннан сөйләшкән идем. Мин аннан "Саша, син рульдәме?" дип сорадым. "Юк, мин рульдә түгел әле, унберенче яртыда кафега кереп ашыйбыз да, аннары руль артына мин утырам", - диде. Шуннан мин "Ял итә алдыңмы соң ичмасам?" дип сорагач, "әйе, яхшы гына йоклап алганмын, ял иттем", - диде. Ашагач, күрәсең, ул рульгә утырган", - дип сөйләгән Александр Ижмуков белән бергә яшәүче ханым Любовь Григорьева.

Реклама


"Ул һәрвакыт ипләп кенә йөрде, башка иптәшләре - Качкин, Цветковка караганда да автобусын гел карап, төзекләндереп, кайгыртып торды. Әмма ул иптәшләре бүген нигәдер монда юк", - дип белдергән Любовь Григорьева.


"Без суд карарына шикаять биреп караячакбыз. Ничек тә булса бу хәлдән чыгу юлын эзләячәкбез. Аның ике оныгы бар", - дигән Евгений Ижмуков.


Александр Ижмуковның йөртү стажы 35 ел. Искәртеп үтик, башта ул Республика клиник хастаханәсенә озатылып, шунда дәваланды. Табиблар аның сәламәтлек торышы тикшерү изоляторына кертерлек дигән белешмә биргән. Адвокатлар судтан өй аресты яки залог турында сораган булган, чөнки Ижмуков шушы хәл килеп чыкканга үкенә, зыян күрүчеләргә ярдәм иткән, тикшерүдән качарга җыенмый. Әмма суд башкача хәл итте.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев