Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зәй районында йөк машинасы белән автобус бәрелешкән урыннан видео пәйда булды

Кадрларда янып беткән автобус корпусы һәм юл кырыена төшкән йөк машинасы күренә.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк автомобиле бәрелешкән урыннан видео урнаштырган. Кадрларда янып беткән автобус корпусы һәм юл кырыена төшкән йөк машинасы күренә.

Искәртеп үтик, "Татар-информ"да бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда, Әлмәткә таба бару юлында "Неоплан" пассажир автобусы "КАМАЗ" йөк автомобиле белән бәрелешүе турында хәбәр ителгән иде. Бәрелешкәннән соң "Самара - Ижау" автобусы юл кырыена төшеп, янып киткән.

Фаҗига нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган, 15 кеше зыян күргән - 12 кеше хастаханәдә, тагын өчесе амбулатор дәвалануга озатылган.

Реклама

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Һәлак булучыларның туганнары өчен кайнар линия эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев