Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зәй фаҗигасенең сәбәбе билгеле

Татарстандагы 14 кешенең гомере өзелгән зур юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе автобус йөртүченең арыганлыгы булырга мөмкин. Бу хакта ТАССка интервьюда Россия Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Михаил Черников җиткергән. "Татарстанда резонанслы юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе булып йөртүченең арган булуы тора. Без моның нигә китергәнен күрдек", - дигән ул.


Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта ведомство Россия юлларында махсус рейдларда автобус йөртүчеләрен тикшерә.

- Әгәр дә ЮХИДИ хезмәткәре автобус йөртүченең арыган булуын күрсә, аны шунда ук маршруттан ала, биредә безгә тахографлар ярдәмгә килә. Андый очракларда инспектор пассажирлар янында була. Кеше ташучы әлеге компаниягә бу факт җиткерелә һәм ул җаваплылыкка тартыла, - дип белдергән Черников.

Автобус йөртүче Александр Ижмуков 2 сентябрьгә кадәр сак астына алынды. 35 еллык хезмәт стажы булган автобус йөртүченең гаиләсе әлеге карарга каршы чыккан. Аерым алганда, Ижмуковның улы әтисен әлеге һәлакәттә бердәнбер гаепле кеше итеп калдырачаклар, дип белдергән.

Искәртеп үтәбез, 2 июльдә Зәй районында йөк машинасы белән бәрелешеп, пассажир автобусы янды. 14 кеше, шул исәптән дүрт бала үлде һәм тагын 15 кеше зыян күрде. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, өч кеше хастаханәдә дәвалануын дәвам итә. Аларның берсе Әлмәттә, икесе Республика клиник хастаханәсендә ята.

http://shahrikazan.com

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев