Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үзләренеке дип, чит баланы җирләгәннәр

Канаданың Виннипег шәһәрендә кара кайгыга баткан ата-ана чит баланы җирләгән. Бу хакта The Mirror басмасы хәбәр итә. 19 апрельдә Элис Кинак һәм Тони Алагалакның яңа туган сабыен авыр хәлдә дәваханәгә китерәләр. Табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Берничә көннән баланың мәетен җирләр өчен Элис белән Тонига бирәләр.

15 майда табиблар бу гаиләгә шалтырата да буталычыклык аркасында аларга чит бала мәетен бирүләрен әйтәләр. Мәсьәләне ачыклар өчен җирләнгән сабыйны кабереннән казып алырга кирәк диләр. 
 
Журналистлар белән әңгәмәдә Тони Агалак бу вакыйгада кемнәр гаепле икәнлеген белергә теләвен әйтә. Дәваханә исә бу очрак буенча бер комментарий да бирмәгән. 
 
Автор: Ә.Шакирҗанова.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Ачык чыганак.
 
 
 

---
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев