Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зөлфия Шәрәфиева: “Авыл кызы булуым "Мисс Россия" титулына дәгъва кылырга комачауламый”

"Мисс Татарстан -2017" титулына ия булган Саба кызы Зөлфия Шәрәфиева "Мисс Россия" конкурсында катнашырга дәгъва белдергән. Шулай ук анда Казан кызы Камилә Харисова да бар. Әлегә бәйге сайтында гүзәлләр өчен тавыш бирү бара. Иң күп тавыш җыйган 10 кыз финалистлар исемлегенә эләгәчәк. Тантаналы кичә исә 15 апрель көнне була. Аны...


"Россия гүзәле" исеме алырга йөргәндә, вакыты бик тыгыз булуга карамастан, Зөлфия безнең белән җәһәт әңгәмәгә вакыт тапты.

- Зөлфия, "Мисс-Татарстан" таҗына лаек булганнан соң тормышың ничек үзгәрде?

- Тамырыннан үзгәрде дип әйтә алмыйм. Мин моңа әзер түгел идем, шундый мәртәбәле бәйгедә җиңү минем өчен көтелмәгән булды. Шул ук вакытта "Мисс Татарстан" титулы зур җаваплылык та өсти. Хәзер мине күп чараларга кунак буларак та, жюри буларак та чакырып кына торалар.

- "Мисс Россия"дә көч сынашырга кем тәкъдим итте?

- Әлеге конкурсның дирекциясе мине һәм Камилә Харисованы Мәскәүгә, финал кастингына чакырды. Без анда үз һөнәребезне һәм мөмкинлекләребезне күрсәтеп, 50 финалист арасына кердек. 22 марттан бирле Мәскәүдә бик актив әзерлек эшләре бара. Буш вакытыбыз бөтенләй дә юк диярлек. Иртәдән кичкә кадәр тренировка, мастер-класс, партнерлар оештырган чараларда катнашып, съемкаларга төшеп мәш киләбез.

- Үз-үзеңә ышаныч ни дәрәҗәдә? Тагын бер тапкыр бәхет елмаер дигән уйлар, "җиңәм" дигән ныклы карар бармы?

- Өмет бар. Шул өмет яңа көчләр бирә. Ә нәтиҗәләргә килгәндә, берни дә юрый алмыйм. 60 мең кыз арасыннан нибары 50сен сайлап алдылар. Аларның һәрберсе "Мисс Россия" титулына лаек.

- Зөлфия, авыл кызына икенче төрле караш бар дигән фикер белән килешәсеңме?

- Миңа калса, авылданмы син, шәһәрдәнме - мөһим түгел. Иң мөһиме - үзеңне матур итеп күрсәтергә, тәкъдим итәргә кирәк. Әмма мин иң гади татар авылында туып-үсүем белән бик горурланам. Авыл миндә эш сөючәнлек һәм максатка юл ярырлык көч тәрбияләде.

- Жюри составы инде билгеле. Сезнең осталыкларны нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы иясе Ләйсән Үтәшева, продюсер Иосиф Пригожин, "Мисс Россия-2001" титулына лаек булган Оксана Федорова һәм ресторатор Аркадий Новиков бәяләчәк. Жюрины кайсы сыйфатың белән әсир итәргә уйлыйсың?

- Ихлас елмаюым, үз-үземә ышанычым, ачык булуым, харизма, күзләремдәге очкын һәм җиңүгә ирешергә зур теләгем белән жюрины гашыйк итәрмен дип уйлым, Алла боерса.

- "Мисс-Россия" таҗын кигән кыз, синеңчә, нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Россия - күпмилләтле, колач җитмәслек, көчле ил. "Мисс Россия" дә үзендә шушы рухны тоярга, белемле, төрле яктан камилләшкән, дөрес идеаллар һәм кыйммәтләргә ия булырга тиеш. Мин тышкы матурлык турында әйтмим. Һәрнәрсәдә гармония өстенлек итәргә, ә тышкы яктан мисс янып торырга, аннан уңай энергетика ургылырга тиеш.

- Зөлфия, син татар дөньясында зур бәхәс тудырган "Зөләйха күзләрен ача" әсәрен яраткан китабым дип атыйсың. Ул сине кайсы ягы белән җәлеп итте?

- Чыннан да, бу роман күңелдә билгеле бер эз калдыра. Заманча әдәбиятта андый әсәрләр, кызганычка каршы, аз. Тарихи вакыйгалар нисбәтендә гади хатынның фәкать авыр тормышы сурәтләнгән. Шулай булса да, ул бик тиз укыла.

Реклама


- Сайтта булачак Россия гүзәлләре өчен тавыш бирү бара. Бу рәвешле тавыш җыюны дөрес дип саныйсыңмы?

- Төп 20лектә беренче 10 лидер гына тавыш бирү аша уза, калган 10сын жюри сайлый. Миңа калса, тамашачының катнашуы, үзенә охшаган кызга тавыш бирүе яхшырак та. Киләчәктә "Мисс Россия" таҗын йөртүчене сайлауда катнаша дигән сүз бит бу.

- Сине яклап тавыш бирүчеләр, ярдәм итүче, хуплаучылар күпме?

- Әйтеп бетергесез! Мин моның кадәрне үк көтмәгән дә идем. Барлык Саба, Казан, КФУ, дусларым, хәтта мин белмәгән, таныш булмаганнар да ничек тә булса ярдәм кулы сузарга тырыша. Мондый бәйгеләр мораль яктан бик авыр. Әмма без бергә булганда көчле!

Дуслар! Сез дә Татарстан гүзәле Зөлфия Шәрәфиева өчен үз тавышыгызны бирә аласыз. Моның өчен бәйгенең сайтына кереп, "Перейти к голосаванию" төймәсенә басып, 7 сан астындагы Зөлфиягә тәүлеккә бер мәртәбә тавыш бирә аласыз.

7 - татар халкының яраткан саны. Һәм бу очраклы гына түгелдер. Без исә татар кызы Зөлфиягә зур уңышлар телибез!


Чулпан ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев