Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зөлфия ШАКИРОВА: «Җәвит әйберләрен алды да, аэропортка китте. Телефонын сүндерде. Балалар белән аптырашта калдык...»

- Психологлар фикеренчә, ир белән хатын һәрвакыт бергә булса, алар бер-берсеннән ялыга. Сезнең очракта ничек? - Күрәсең, без искәрмәдер. Беребез генә кибеткә чыгып китсәк тә: "Кайт инде, бергәләп чәй эчәбез", - дип шалтырата башлыйбыз. Безнең хисләр кичә генә өйләнешкәннәрнеке кебек. Аллаһыга шөкер, мәхәббәтебез бик көчле һәм ныклы. Арада көнләшү юк....

- Психологлар фикеренчә, ир белән хатын һәрвакыт бергә булса, алар бер-берсеннән ялыга. Сезнең очракта ничек?
- Күрәсең, без искәрмәдер. Беребез генә кибеткә чыгып китсәк тә: "Кайт инде, бергәләп чәй эчәбез", - дип шалтырата башлыйбыз. Безнең хисләр кичә генә өйләнешкәннәрнеке кебек. Аллаһыга шөкер, мәхәббәтебез бик көчле һәм ныклы. Арада көнләшү юк. Тормыш болай да авыр, көнләшү белән дә мәш килсәң, ни кала? Җәвитнең башкага күз атмавын да төгәл әйтә алам. Ул - минсез, ә мин ансыз тора алмыйбыз.
- Ә шулай да Җәвит абыйга бик нык үпкәләгән чагыгыз булдымы?
- Булды. Мин самолетта очарга бик куркам. 1995 елда Когалымдагы гастрольдән соң самолетта бик куркыныч кайтканнан соң, башка утырмам дип, үз-үземә сүз биргән идем. Ул очкычның ишекләре фанера, урындыклары селкенеп тора, кыскасы, авария хәлендә иде. Җиргә утырганда, койрыгы өзелеп төшеп калыр дип курыктык. Аллаһыга шөкер, исән-сау кайттык.
Бер елны Җәвит, миңа әйтми генә, үзенең туган көненә Турциягә юллама аган. Миңа берничә көн кала гына хәбәр итте. Башта шаяртадыр дип уйладым. Баксаң, ул чынлап та билетлар алган икән һәм чемоданын да җыя башлады. "Самолеттан куркам, бармыйм" дигәнгә бик ачуланды. Минем ай-вайга карамыйча, әйберләрен алды да аэропортка юл тотты. Балалар белән аптырашта калдык. Шалтыратам - телефонын сүндергән. Ул мине аның артыннан чыгар дип уйлаган. Бармаганыма, ул - миңа, ә ул берүзе киткәнгә мин аңа үпкәләдем. Күпмедер вакыт сөйләшмәдек.

Реклама

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев