- Юк, инде, нинди эт?! Уфага җизнинең туган көненә барган идек, аның балаларының эте. Матур, "йоркширский терьер" токымлы эт. Җәвит абыйегез ул фотоны куеп та өлгергән мени? Эт караганчы, ул вакытны оныгыма сарыф итәр идем. Балаларны да үстерә алмадым, хәзер оныкка да вакыт җитми, дип өзгәләнәм инде. Ышанасызмы юкмы, хәтта балаларым алдында шуның өчен оялам.
Песи белән этне бөтенләй дә алганыбыз булмады. Бәләкәй малайның 3 яшенә попугай алган идек, үз башыбызга бер бәла булды ул. Гастрольгә киткәндә, баланы - няняга, ә попугайны күрше-тирәгә калдыра идек. Чыгып китәргә вакыт җиткәч, Җәвит абыегыз попугай күтәреп, аны калдырырга урам буйлап кеше эзләп йөри иде. Ә өйдә калдырып булмый: обойны, картиналарны куптара. Йорт хайваны - ул бит җан иясе, аны алгач, тәрбияләргә кирәк. Безнең гастрольләр графигы белән эт карап була ди мени? Уфадан кайттык, Пензага киттек. Бүген төнлә тагы Уфага кузгалабыз.
Бүләкләргә килгәндә, Җәвит абыегыз бик юмарт ул. "Зөлфиякәем, сиңа бу әйбер бик килешер иде", - дип, кием дә тотып кайта. Кибеттә берәр нәрсә киеп карыйм икән: "Алыйк инде", - дип ялына башлый. Кайчак үземә ошамаса да, алырга туры килә. Бүләк ясарга гына тора ул. "Алтын" минем Җәвиткәем. Тормышта андый ир-атлар бик сирәк.
Нет комментариев