Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зиннурова Сөембикә Мөхәмәди кызын чын күңелдән 95 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Зиннурова Сөембикә Мөхәмәди кызы 1930нчы елның 14 гыйнварында җиденче бала булып дөньяга килгән.

Зиннурова Сөембикә Мөхәмәди кызын чын күңелдән 95 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!Зиннурова Сөембикә Мөхәмәди кызы 1930нчы елның 14 гыйнварында җиденче бала булып дөньяга килгән.
"1935-1936 нчы елда иген булмады, яңгыр яумады, 1 кеше эшли, ашарга ипи юк. Әти яз вафат булды, мин көз укырга кердем. Сугыш башланды. Ир-атлар сугышка китте, ятимнәр күп. Мин өченче класста, обедка кадәр укыйм, обедтан соң эшкә йөгерәм Өйдә он юк, су белән кычыткан ашы пешерәбез. Энеләремә, атлык, кәҗә сакалы, кузгалак җыеп алып кайтам. Мин дүрт сыйныф кына укыдым", - дип искә ала Сөембикә апа. Ул Мишәбашка урман кисәргә, Иштуганга вагон төяргә, фермага сарык карарга йөргән.1948 елны Сөембикә апаны авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар.
Иптәшләре мәктәпне тәмамлагач, Сөембикә апаның да читкә китәсе килә. Кемерова шәһәренә юл тота. Бер ел җир казуда, 1 ел шахтада, өч ел Свердловскийда тимер юлда эшли. Авылны сагынып кире кайта.Миңгәр егете Мидехәт белән тормыш коралар, 4 бала тәрбияләп үстерәләр, гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыга. Мидехәт абый белән бергә 50 ел яшәп калалар. 2006 елда Мидехәт абый вафат була. Хәзерге көндә Сөембикә апаның балалары лаеклы ялда, бөтенесе дә Сабада яшиләр, 7 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Сөембикә апа балаларының, оныкларының ярдәмен тоеп, Миңгәр авылында гомер кичерә."Сугышлар тәмамланып, еллар тынычлансын, балалар сугыш күрмәсен иде. Түрәләребезгә саулык, сабырлык бирсә иде Аллаһ Тәгалә", - дигән теләктә Сөембикә апа.Хөрмәтле Сөембикә апа! Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртегезне сүндермичә, озак гомер итәргә язсын.Зур хөрмәт белән, Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Саба районы буенча “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Тимершык авыл җирлеге һәм “Болгар” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Показать список по

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев