Авыру бала үстерүче әниләр белән еш аралашырга туры килә. Күбесе зарыгып көтеп алган нарасыеның чирле булып туганын авыр кичерә. Алар бу хакта еламыйча сөйли дә алмый. Андый әниләргә нишләргә соң? Кукмарада моның җаен тапканнар. "Шәфкать" ("Милосердие") тернәкләндерү үзәгендә андый сабыйларны тормышка әзерлиләр икән.
Авыру балалары булган кешеләр сабыен ничек тә тернәкләндерергә тели. Бирегә үз районнарыннан гына түгел, күрше Саба, Мамадыш, Балтач, Арчадан да киләләр икән. Түбән Кама, Чаллы шәһәрләреннән дә йөрүчеләр бар, диләр.
- Безнең үзәккә тиздән 20 ел тула. Шушы вакыт эчендә биредә нинди генә балалар дәва тапмады. Үзәк 45 урынга исәпләнгән. 30 бала көндезен дәвалана, калганнары биредә 30 көн буе яши. Төп максатыбыз - авыруларга дәва бирү генә түгел, аларны нинди дә булса шөгыльле итү. Мәсәлән, безгә йөри торган малайлар тегә дә белә, бәйлиләр дә, - ди тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Роза Фазлыева. - Балалары бирегә йөрүче оста куллы әниләр дә бар. Кайчак алар да ярдәмгә килә. Мәсәлән, Гөлсинә Молдаваева, барлык кешеләрне җыеп, мастер-класслар уздыра. Ул капроннан чәчәкләр ясарга оста. Шуны балаларга да өйрәттек. Тик ятучы капрон колготкилардан эшләнә ул. Тамилә Галиеваның әнисе исә вазалар ясый. Алар аны сабыйларына да өйрәтә. Остарулары җитте хәзер, чәчәкләрне заказга ясап, акча эшлиләр.
Биредә тегү һәм агач эшкәртү остаханәләре бар. Без килгәндә, ике малай, тырышып, төймә тага иде. Остаханәдә куна тактасы ясарга да өйрәнәләр. Сәбәбе дә бар: балалар әниләрен 8 Март белән котларга әзерләнә.
- Билгеле, кул эшләрен барлык балалар белән дә эшләп булмый. Күбесенең акылына зыян килгән. Эшкә сәләтлеләрен генә сайлап алабыз. Күп кенә балалар үзләре шулкадәр тырыш була. Әйтик, Дилә Кашапова бик матур итеп җырлый. Үзебезнең артистыбыз инде ул хәзер. Биредә тәрбияләнгән Ленар Баймиев музыка җитәкчесе булып эшли. Ул аларны җырларга өйрәтә. Төрле конкурсларда катнашалар, җиңү яулыйлар. Аяклары йөрмәсә дә, җырлап күңелләрен күтәрәләр, - ди Роза Фатыйховна.
Узган ел Казанга Ник Вуйчич килгәч, тернәкләндерү үзәгендә эшләүчеләр дә очрашуга барган.
- Үзем Никның сөйләгәнен тыңлыйм, үземнең күңелемдә гел бер уй. Нишләп әле без дә үзебездә тәрбияләнеп чыккан кешеләрне чакырып, мондый очрашулар уздырмыйбыз, дип кайттым. Кайтуга бу эшне башладык та. Очрашуга балаларның әти-әниләрен дә чакырдык. ДЦП диагнозлы кешеләр килеп, үз тормышлары турында сөйли башлады. Аларның зур уңышка ирешүләрен күреп, әти-әниләр тынычланып калды. Без бу очрашуларны хәзер ай саен уздырырга тырышабыз, - ди Роза ханым.
Ел саен биредә дәваланган, эшкә өйрәнгән кешеләр белән очрашу да була икән. Монда инде ул заманда эшләгән тәрбиячеләр, пешекчеләр дә килә икән. "Бик күңелгә үтеп керә торган җылы очрашу була. Бер генә мисал. Бер балабызның колагы ишетми, үзе сөйләшми. Унсигезе тулгач, безгә йөрүдән туктады. Ә менә очрашуга бер кочак розалар белән кайткан. Димәк, аңа монда кыен булмаган. Әйтәсен әйтә алмаса да, хисләрен җиткерә алды", - ди Роза ханым.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.03.2018
Нет комментариев