Йөз егермегә кадәр яшәргә була, яки Озак яшәү серләре
Биология фәннәре кандидаты, "Возраст. Преимущества, парадоксы и решения" дигән китап авторы Ольга Шестова әнә шундый фикердә. Язучы-галимә озак яшәү серләре турында "КП" хәбәрчесе белән әңгәмә корган. Без дә әңгәмәнең иң кызык өлешләрен укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык.
"Әти-әниләрдән яхшырак тукланабыз"
- Җыерчыклар чыга башлаганчы, картаюның беренче билгеләре нинди?
- Мин инде карт, дип сөйләнә башлау. Әйтик, сине велосипедта йөрергә чакыралар, ә син, кая инде минем яшьтә шуның кадәр гәүдәне күтәреп, сәпидкә менеп утыру, дисең. Картаюның беренче билгесе бу.Шул ук вакытта хәзер яшь чикләренең нык кына үзгәрүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Элек 40 яшьтәге хатын-кыз инде әби булып саналса, хәзер Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы нормалары буенча 44 яшькә кадәр кешедә яшьлек чоры хөкем сөрә. 59 яшькә кадәр - өлгергәнлек чоры. 74 яшькә кадәр - өлкәнлек чоры, шуннан соң картлык чоры. Ә инде туксаннан узганнар озын гомерлеләр дип атала.
- Хәзерге кешеләрнең әтиләре яки әниләреннән яшьрәк күренүләрен фән ничегрәк аңлата?
- Фән аек акылга каршы килми. Беренчедән, медицинаның алга китүе нәтиҗәсендә озаграк яши башладык. Минем беренче эш урыным Бөтенсоюз гематология фәнни үзәге иде. Ул чагында, моннан 30 ел элегрәк, лейкоз авыруыннан сырхауларның нибары 35 проценты гына савыкты. Ә хәзер - 85 проценты.
Икенчедән, яхшырак туклана башладык. Һава начарланды, экология пычранды, дип сөйләп туя алмыйлар, ГМО белән куркыталар. Әмма болар барысы да - сафсата гына. Заманча казанышларның өстенлекләре кимчелекләреннән күбрәк. Ризык сыйфаты яхшыра. Әйтик, без хәзер ата-бабаларыбызга караганда чистарак су эчәбез. Косметология өлкәсендәге казанышларның да файдасы зур. Гел кояш күзендә эшләгәнлектән, әбиләребезнең битләре бик яшьли җыерчыкланган, каракучкыл таплар белән капланган. Ә хәзер без бик акыллыга әйләндек: эсседә киң кырлы эшләпә кимичә, биткә кояштан саклану өчен билгеләнгән крем сөртмичә генә бакчага чыкмыйбыз.
- Кешеләр 120 яшькә кадәр яшәргә тиеш, диләр. Белгечләр нишләп нәкъ менә шушы санга тукталган?
- Без гомуми физиологик законнарга буйсынабыз. Безнең класска, ягъни имезүчеләр классына керүче хайваннар: маймыл, дельфин, филләрне кешеләр белән чагыштырып, нинди яшьтә җенси яктан өлгерүләрен, уртача гомер озынлыкларын караганнар. Шуннан имезүчеләр классында уртача гомер озынлыгына тапкырлап, якынча 120-150 яшь (ничек итеп санауларына бәйле рәвештә) китереп чыгарганнар.
Ген түгел, гадәт картайта
- Шулай да без нәрсәдән картаябыз?
- Паспортка язып куелган хронологик яшь биологик яшьне аңлатмый. Беренчесенең икенчесеннән 10-20 елга аерылу ихтималын раслаган тикшеренүләр бар. Әйтик, 38 яшьлек кешенең биологик яше 28 дә, 60 та булырга мөмкин. Нәрсәләрдер генетикага, нәрсәләрдер тышкы факторларга бәйле. Әмма иң күбесе гадәтләребезнең, тормыш рәвешебезнең нинди булуыннан тора.Күңелегезнең нәрсә теләгәненә ешрак колак салыгыз. Мәсәлән, иртән тамакка кабасы килмәсә, ирексезләп ашамагыз.
- Безне һаман куркытып торалар: имеш, шикәр - агу, тоз - агу, икмәк... Нишләргә, нәрсә ашарга?
- Һәр чорның зарарлы саналган продуктлары бар. Элек тә шулай булган, хәзер дә. Әмма хакыйкать шунда: продуктларның берсе дә фәкать зарарлы яки фәкать файдалы гына була алмый. Барысының да чамасын белү әйбәт. Эчке сиземләү белән туклану дигән әйбер бар. Организм һәрвакыт безнең белән "сөйләшеп-киңәшләшеп" тора. Без аны кайчак тыңламыйбыз гына. Мин һаман шуны әйтә киләм: тамагы ачкан кешенең бүре кебек ашавыннан зыян юк. Ә менә тамак ачканнан түгел, ә арыганнан, кәеф кырылганнан яки компания өчен, ризыкны әзерләгән кешене үпкәләтмәс өчен генә ашау зыянлы.
Эчмәскә, тартмаска, утырмаска!
- 40ка кадәр эчкән-тарткан, ә менә шушы яшькә җиткәч, кинәт кенә озын гомерле булырга теләп, зарарлы гадәтләрен ташлаган кеше максатына ирешә аламы?
- 40 яшь - чик ул. Бу яшькә кадәр начар гадәтләр организм тарафыннан кичерелергә мөмкин. Шуннан соң инде - юк. Кырык яшь - тормыш рәвеше турында уйлану һәм зыянлы әйберләрдән котыла башлау өчен менә дигән чор. Шул ук вакытта без кайбер зарарлы гадәтләрне үзебез дә күреп-аңлап бетермибез. Мәсәлән, бер урында озак утыру. Әгәр сәламәт тормыш рәвеше алып барабыз, көн саен урамда, парк-скверда һава сулап йөрибез икән, атнага 150 минут хәрәкәтләнергә, дигән киңәшне үтибез. Әмма соңгы тикшеренүләргә караганда, бу гына да җитми әле! Атнасына 150 минут хәрәкәтләнеп, калган вакытны утырып уздыруның сәламәтлегебезгә куркыныч белән янавы расланган.Гомумән, кешеләр бу җәһәттән ике зур төркемгә бүленә. Көненә 6 сәгатьтән кимрәк һәм 8 сәгатьтән күбрәк утыручыларга. Әмма бу 8-10 сәгать буе офиста эшли алмавыбызны аңлатмый. Өстәл янында 50 минуттан артык утырмаска кирәк. Бары шул гына. Һәр 50 минут узган саен 10 минут йөреп килергә. Көненә 6 сәгатьтән күбрәк утырмаган, сәгать саен 5-10 минут дәвамында селкенеп алган кешенең гомер озынлыгы 8 сәгать һәм аннан да күбрәк утыручыныкына караганда 5 елга озынрак булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев