Юл һәлакәтләренә килсәк ...
“Светофор” сәхифәсенең 2019 елдагы беренче чыгырылышы өчен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы, полиция капитаны Марат Гаязов белән әңгәмә кордык.
–Марат Мидхәтович, бу көннәрдә барлык ведомстволар 2018 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясый, хисап бирә. ЮХИДИнең эш күрсәткечләре белән газета укучыларыбызны таныштырыйк әле.
–Район юлларында автотранспорт хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү максатында безнең коллектив, шулай ук эчке эшләр бүлегенең башка подразлениеләре белән берлектә комплекслы чаралар үткәрде. Юлларда контроль һәм техник карау чаралары ярдәмендә транспорт чараларының алардан файдалануны тыя торган төзексезлекләрен ачыклау буенча планлы эш алып барылды. Районда транспорт саны арта, әйтик, 2018 елда 869 автомобиль исәпкә куелды. Шулай итеп, аларның гомуми саны 13 меңнән артты. Әле моннан 10 ел элек бу сан өч мәртәбә кимрәк булган. Билгеле, юлларда техника хәрәкәте ешаюы кагыйдәләр үтәлешендә дә чагылыш таба. Әйтик, 2005 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларның 3966 очрагы булса, былтыр 15339 йөртүчегә беркетмә төзелде. Шул исәптән фото-видео чаралары тизлекнең билгеләнгән режимын саклауга җавапсыз карауның 10189 очрагын теркәде. Бу 2017 ел күрсәткеченнән 2896га күбрәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен аеруча тупас бозу – спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итү. Безнең районда узган ел аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен 111 йөртүченең таныклыгы алынды. 2017 елдагы белән чагыштырганда 13кә күбрәк дигән сүз бу.
–Юл-транспорт һәлакәтләренә килсәк...
–2018 ел статистикасы район юлларында вәзгыятьнең киеренкеләнүе турында сөйли.
Барысы 22 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 7 кеше үлде, 24е, шул исәптән бер бала тән җәрәхәтләре алды. Кызганычка каршы, аварияләр саны 2017 ел белән чагыштырганда арту ягына үзгәрде. Бәхетсезлек очраклары гамьсезлек, саксызлык аркасында да килеп чыга, машина йөртүчеләргә вәзгыятьне алдан чамалап, дөрес карарны җәһәт кабул итү осталыгы җитеп бетми. Каршы полосага чыгуның 120 очрагы да йөртүчеләрне уйландырсын иде. Бу – фаҗигага туры юл. Әле быел 12 гыйнварда гына Шәмәрдәндә Киров өлкәсеннән килгән Х. йөк машинасында Комсомол урамыннан барганда тзп юлдан килүче “ВАЗ” автомобиленә юл бирми (фото). Бәрелешү нәтиҗәсендә “ВАЗ”ның имгәнү алган 1973 елгы пассажиры Арча хастаханәсенә озатыла. Гаепле йөртүче былтыр гына 3 тапкыр җаваплылыкка тартылган булган.
–Димәк, агымдагы елда да профилактика аварияләрне кисәтүнең төп чарасы булачак.
– Юлларда иминлек тәэмин итү – хезмәтебезнең төп максаты һәм ул көчендә кала. Транспорт һәлакәтләрен һичшиксез һәм барлык чаралар ярдәмендә киметергә ирешергә кирәк. Районда 2013-2020 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү программасы гамәлдә. Аны гамәлгә ашыру өчен юлда иминйөрү культурасын үзендә һәркемнең тәрбияләве мөһим.
Чыганак: http://saby-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев