Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Югалтулар тулы гомер, яки адәм баласының сабырлыгы чиксез икән...

Санаулы ел эчендә әти-әнисен, дүрт туганын югалтып, 25 яшендә инде кайчандыр гөр килеп торган зур гаиләдән берүзе калган Фәридәгә бу кадәр сабырлык кайдан килгән дә, ничек шартлап сынмый түзгән дия торган шул.


Хәер, сабыр итми кая барсын, ире Илгизнең, ике яшьлек улы Азатның гына түгел, тагын бер сабыйның, бала гына булса да, бу дөньяда инде бик күп авырлык татырга өлгергән Ларисаның - апасының ятим кызының да бит өмет тулы күзләре аңа текәлгән...
Кыска гомерле була шул Гөлбәгъдә апа белән Нигъмәтулла абыйның балалары. Саба районының Шәмәрдән бистәсендә алар яшәгән йортның капкасын кара кайгы нигәдер әйләнеп уза белми. Иң элек 28 яшьлек кызлары Гөлсинә төзелештә эшләгән җирдән кинәт егылып үлә. Кызы Ларисага ул чакта 6 яшь була. Ваемсыз сабый чак дигәнең бу нарасый өчен шул көнне мәңгелеккә югала. Кайгы-сагыш кына түгел, кимсенү, рәнҗү ачысы да урлый аның бала чагын.

Хатыны үлеп, бераз вакыт үткәч, әти кеше ике балалы хатынга өйләнә. Тик үги әни дә, аның әнисе булган әби кеше дә Ларисаны ярата алмый. Кагылып-сугылып, ачлы-туклы яшәгән баласын якларга, сакларга әти кешенең әллә ихтыяр көче, әллә теләге җитми. "Артык кашык"ка әйләнгән Ларисаны Гөлбәгъдә әбисе кабат үз янына алып кайта. Тик биредә дә рәхәт, матур көннәр бик аз була. Әледән-әле ишек шакыган кайгы җиле тормышларының ямен ала. Иң элек яман шештән Нигъмәтулла абый вафат була. Аннан Әрмәнстанда шахтада эшләгән уллары Ренат, бер авырмаган килеш, 30 яшьтә, эш урынында егылып үлә. Өч елдан 30 яшьлек, кызлар кебек тыйнак Әхмәтләрен вәхшиләрчә кыйнап үтерәләр. Бераздан 30 яшьлек (тагын утыз!) уллары хәбәрсез югала...

-Өч баласы утыз яшьләр тирәсендә үлгәч, берсе хәбәрсез югалгач, әни минем дә шул яшьләр тирәсендә булуымнан бик курыккан. Үземә берни әйтмәсә дә, туганнарга, танышларга гел минем өчен ут йотуын сөйләгән, утызны үтсә, әллә яшәр иде дигән, - дип искә ала бүген Фәридә.

Ә ул елларда өсте-өстенә килгән югалтулар Фәридәне дә шактый нык талкый. Бу вакытта инде ул Балтач районы Биктәш авылы егете Илгиз белән гаилә корган, уллары Азат үсеп килә. Ике яшьлек улларын кайнанасына калдырып, ире бик еш авырый башлаган Фәридәне Крутушка шифаханәсенә җибәрә. Тик монда да тынычлып дәваланырга язмаган була аңа. Эче пошуга түзә алмый, Шәмәрдәндәге туганнарына шалтыратса (кәрәзле телефон заманы түгел бит), "Әниең авырып китте, хастаханәгә салдык", - дигән хәбәрне ишетә. Калган дәвасын ташлап, кайтырга чыкса да, ярты сәгатькә соңга кала кыз. Поезд нәкъ шуның кадәргә соңара, әнисе нәкъ шуның кадәр алда җан бирә... Әнисенең соңгы сүзләре: "Фәридә Ларисаны ташламасын!" - була.

Бу васыятьне үти Фәридә. Төгәлрәге, соңгы сүзне ире Илгиз әйтә: "Беркемгә дә бирмибез, үзебез белән Балтачка алып кайтабыз!" Әнә шулай бер кулдан бер кулга күчеп яшәргә мәҗбүр булган Ларисаны язмыш Балтач кызы итә. Биредә ул тугызынчы сыйныфка кадәр мәктәптә укый, Арча педкөллиятен тәмамлый, мәктәптә, гимназиядә эшли. Арчада укыганда әлеге районның Каратай авылы егете Алмаз белән дуслашкан булалар, аннан аралары өзелә. Армиядән кайткач, егет аны эзләп, Фәридәләр фатирын шакый. "35 яшьтә кода-кодагыйлар булдык, никахлар укытып, туйлап озаттык. Барысы да әйбәт булсын дигән идек тә", - ди Фәридә.

Ишле гаиләдәге төпчек малайга дип Каратайныкылар да болын кадәр йорт җиткерә, зурлап туй үткәрә, Лариса белән Алмаз икесе дә Апаз мәктәбендә эшли башлый, кызлары Энҗе дөньяга килә... Тик кара кайгы дигәнең Ларисаны Арча районыннан да эзләп таба: уен-көлке сөйләшеп, юлга чыгып киткән җирдән, инсульт булып, Алмаз... руль артында вафат була. Язмыш диген, үзе алты яшьтә әнисез калган Ларисаның кызы да нәкъ шул яшьтә әтисез кала. Бер ел кайната йортында яши Лариса. Тик биредә бөтен нәрсә Алмазны хәтерләтә, оныту түгел, яшәр өчен дә көче калмаган Ларисаны Фәридәләр кабат үзләренә алып кайта. Бу юлы инде ике ятимне үз канатлары астына сыйдырып, ике ел бергә яши алар. Төп йорттан киткәндә кайнатасы биргән машинаны сатып, ссудалар алып, үз куышын булдыруга ирешә Лариса.

Инде бу югалтулар, авырлыклар белән килешеп (әйтергә генә җиңел: бүген дә, их, бер генә туганым исән булса иде, дип уфтанган, өзгәләнгән көне Фәридәнең) яшәргә өйрәндем дигәндә генә, тормыш иптәше Илгиздә яман авыру баш калкыта. Соңгы көннәренә кадәр бирешмим дә яшәгән, сер бирмәгән Илгизгә көч бирергә теләүчеләр Фәридәсеннән башка да әллә никадәр... Әнисе, туганнары, инде таянычына да, кулдашына да әйләнгән улы, вафат булган көненә кадәр хезмәт кенәгәсенә теркәп, эш урынында эшли дип хезмәт хакы түләгән шәхси эшмәкәр, Казан егете Нәгыйм Әхмәт улы Абдулганиев, һәрчак хәлен белеп, ярдәм итеп килгән әфганчылар... Әмма әҗәлгә генә дәва юк. Инде Илгизенең вафатына да өч ел була. "Ярый әле ялгызым түгел, улым Азатка, киленем Нуриягә мине һәрчак аңлап, янәшәмдә булганнары өчен бик рәхмәтле мин, - ди ул. - Оныгым Данисны бер кочаклап үпсәм, барлык хәсрәтләрем таралгандай була".

...Шәмәрдән зиратында бер-берсенә сыенып диярлек урнашкан биш кабер бар. Һәр яз саен аларның чардуганнары яңара. Әти-әнисе, туганнарына яратуын шулай белдерә, сагынуын шулай баса Фәридә. Һәрчак кул сузымында гына булган блокнотында исә алты рәсем. Әти-әнисе һәм берсеннән-берсе чибәр дүрт туганы... Алар янәшәсенә ул үзенең дә сабый чактагы фотосын куйган.

Моннан утыз еллап элек язмыш гарасаты тәмам пыр туздырган, юкка чыгарга төп нигезнең җиде кешелек гаиләсе аның күңелендә, әнә шулай, әле дә бербөтен, түп-түгәрәк...

http://www.baltaci.ru/tt/the-news/item/17077

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев