Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җырчы Иркәнең ире Артур кайткан: «Йокламаган төннәр санын хәтерләмим дә, көн белән төн буталды»

Татарстанның атказанган артисты Иркәнең мобилизацияләнгән ире Артур 2-3 көнгә өенә кайткан. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә.

“Мин әкрен генә күнектем... Адәм баласы барысына да күнегә икән шул... 3 ай эчендә нинди генә уйлар килмәде башка, өйдем дә иштем, өйдем дә иштем... Бу соңгы айларда күүүп уйландым, беренче бер туктамый еладым, ничә еллар буена елый алмый йөргәнмен икән. Әйтерсең лә, күп еллар буена җыелган яшьләр бер туктамый тамды да тамды... Йокламаган төннәр санын хәтерләмим дә, көн белән төн буталды, уйлар, шикләр ишелеп кенә торды... Яшьләр тукталды... Аннан дәшмәс чор башланды, сөйләшәсе килми башлады... Эш, бары эш белән мавыгырга тырыштым, җырладым да җырладым... Әкрен генә үз хәлемә кайта башладым... Бу темага сөйләшәсе килми иде... Һәр кешегә аның турында сорауларга елмаеп җавап бирергә тырыштым, тик яратып бетерми идем бу сорауларны... Әкрен генә үтте... Күрештек без! 2-3 көн бергә булдык! Ул һәрвакыттагыча елмаеп кына торды, бер тамчы да борчуы юк диярсең... Тынычландым, Аллаһка шөкер. Ходай тагын күрешергә насыйп итсен. Көчле рухлы кеше белән тормыш корганмын икән. Рәхмәт аңа шуның өчен. Яңа елны быел тулы гаилә белән үткәрә алмыйбыз... Балалар Артурның әнисе белән үткәрәселәре килде бик нык. Алар әни янына кайтып киттеләр инде... Менә шундый яңалыклар бездә... Ничек күрештегез кебек сораулар бирмәгез... Рәхмәт”, - дип уртаклаша Иркә.

 

Реклама

Фото: Татар-информ

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев