Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җырчы Алсуга Россиянең атказанган артисты исеме бирелде

2010 елда Алсуга Татарстанның халык артисты исеме бирелгән иде.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин указы белән танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Алсу Абрамовага (Сафина) Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза.

  • Алсу Ралиф кызы Абрамова (кыз фамилиясе Сафина) 1983 елның 27 июнендә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туган.
  • 11 җырдан торган «Алсу» дип исемләнгән беренче альбомын 1999 елда чыгарган. Ә беренче видеоклипы («Зимний сон» — «Кышкы төш») 1999 елның 1 февралендә дөнья күрә һәм тиз арада MTV каналында да күрсәтелә.
  • 2000 елның 13 маенда Швециядә узган «Евровидение-2000» Халыкара эстрада җырлары бәйгесендә II урын ала. Шул ук елда Татарстанның атказанган артисты исеменә ия була. 2010 елда Алсуга Татарстанның халык артисты исеме бирелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев