Йөрү түгел, утыра да алмаячаксың, диделәр
Моннан 11 ел элек булган фаҗига Марат Ильясовның тормышын икегә бүлә. Теге якта калган хыялларын тормышка ашырыр өчен күп тырышырга туры килә егеткә. Уфа - Самара трассасында килеп чыккан юл фаҗигасе аны кешеләрне аңларга, тормышның кыйммәтен бәяләргә, башкаларның хәлен аңларга өйрәтә.
Утыра да алмассың
Марат мәктәпне тәмамлагач, Башкортстандагы нефть көллиятенә укырга керә. Аны әйбәт билгеләргә генә тәмамлап, эшкә дә урнаша. Ярты ел эшләгәч, егетне армиягә алалар. Анда да сынатмый ул. Башка егетләр хезмәт итәргә куркып йөргәндә, Марат өчен ике ел вакыт сизелмичә дә үтеп китә. Хәрби бурычын үтәгәч, ул киредән туган ягына, элеккеге эш урынына кайта. Мәскәүгә барып, укырга да керә әле. Кайгы дигәннәре көтмәгәндә килеп чыга. Диплом аласы елны Марат юл фаҗигасенә очрый. Дус егете белән Уфа читендә "КамАЗ" астына барып керә алар.
"Машинада барганда бераз черем итәргә уйладым. Юл озын, җитмәсә, кичкә Мәскәүгә китәсе идек. Күземне ачып җибәрсәм, каршыбызга кызыл төстәге зур йөк машинасы килгәнен шәйләп алдым. Ә аннары аңымны югалтканмын, - дип искә ала Марат. - Күзләремне Уфа хастаханәсендә ачтым. Хәлем әйбәт түгел иде. Табиблар да яшермәде: муен умырткалары сынган, арка миенә зыян килгән. Йөрү түгел, утыра да алмаячаксың, диделәр. Ул чакта хәтта мускулларым да хәрәкәтләнми иде. Эчке органнарым да эшләргә теләмәде. Әмма мин барыбер аякка басасыма, йөри алачагыма ышандым".
Иң яхшы әни миндә икән!
Маратның умырткалыгына операция ясыйлар. Зарарланганы урынына титан куялар. Янәшәсендә әнисе Гайшә апаның булуы яшәргә көч бирә. Әтиләре Мөдәрис абый яшьли үлеп китә. Бу вакытта Маратка 9 гына яшь була. Гайшә апа өч бала белән тол кала. Әнә шул көннән бирле иренә тугры калып, балаларын аякка бастырыр өчен тырыша ул. "Параличлангач, мин үземне беркемгә дә кирәксез дип уйладым. Әмма әнием мине көн-төн карады. Ул вакытта сөйгән ярым да янәшәмдә иде. Аның булуы, аңа булган мәхәббәтем яшәргә көч бирде. Аякка басарга хыялландым. Табиблар кулдан килгәннең барысын да эшләде", - ди Марат.
Аякка басам дигән уй тынгы бирми Маратка. Ул ныклап торып шөгыльләнә башлый. Унике айның унысын тернәкләндерү үзәкләрендә, ял йортларында, хастаханәләрдә үткәрә. Буш вакыт булдымы - тизрәк физик күнегүләр ясый башлый. Билгеле, дәвалануның бер өлеше бушлай булса да, калганына түләргә туры килә. Менә шул чакта Маратка туганнары, дуслары ярдәмгә килә.
Сөйгәнем ташлады, дустымны югалттым
Үҗәтлек, тырышлык бушка китми - Марат аягына баса. Әкренләп атлый башлый. Матур уйлар белән яшәгән егет бервакыт төш күрә. Имеш, сөйгәне белән каядыр барырга җыеналар икән. Әмма ул Маратның килгәнен көтмичә, китеп бара. Марат йокыдан торгач та нидер буласын сизенә. Өч көннән исә, сөйгәне телефоннан шалтыратып, аерылышуларын әйтә. Менә шушы хәл Маратны яңадан сындыра. Егетнең кулы эшкә бармый. Ул күнегүләрен туктата. Аяк атлавы начарая. 50 метр араны да уза алмый башлый. Шул чакта янә әнисе ярдәмгә килә.
Егет кабат физик күнегүләренә тотына. Аякка ныклап басар өчен, чит илгә барып дәваланырга кирәк була. "Ул чакта хәлебез авыр. Әнием мине тәрбияләр өчен эшеннән китте. Абыем, сеңлем дә бар. Аптырагач, минем белән бергә авариягә эләккән дустымнан ярдәм сорадым. Рульдә ул иде. Баштарак ярдәм итсә дә, аннары араны бөтенләй өзде. Шулай итеп авариядә сәламәтлегемне, яшьлегемне, сөйгән кызымны гына түгел, якын дустымны да югалттым, - ди Марат. - Авырлыклар артта калгач, эчке дөньямны үзгәртергә булдым. 2006 елның 7 октябре икенче туган көнем булгандыр, мөгаен. Психология турында китаплар укыдым, белгечләр кушканча яшәргә тырыштым. Ачулар онытылды. Сөйгән кызымны да, дус егетемне дә гафу иттем. Бар дөньямны онытып, пазллар җыя башладым. Соңгы биш ел эчендә 500 дән артык картина җыйдым. Дөньяны башка күзлектән күрергә өйрәндем. Абыем Азат, сеңлем Гөлназ гаиләләре мине якын итеп тора. Туганнарым гына түгел, хәтта дусларымның әниләре дә мине ярдәменнән ташламый".
Хәзер ул Баулыда урнашкан бер даруханәдә директор булып эшли. Әмма моңа ничек ирешкәнен үзе генә белә. Бервакыт имтиханын тапшыра алмагач, егет җитәкче урында эшләүче туганы янына бара. Булышмасмы, янәсе. Ә ул исә: "Беренче тапкыр булмаса, икенчесендә булыр. Утыр да укы. Икенче юлы тапшырырсың", - дип чыгара. Маратка абыйсы шушы гамәле белән гомерлек сабак бирә. Менә шуннан соң ул үҗәтләнергә, тырыш булырга кирәклеген аңлый. "Юлымда гел яхшы кешеләр очрап торды. Мәскәүдәге укуымны да тәмамладым. Ә аннары Казан дәүләт медицина университетына укырга кердем. Хәзерге вакытта 4 курста белем алам. Соңгы биш елда башкарган күнегүләрне видеога төшереп бардым. Киләчәктә шуны башкаларга күрсәтмәкче булам. Минем хәлгә калган кешеләр өчен махсус турниклар ясадым. Укырга да әнә шундыйларга ярдәм итәр өчен кердем, - ди Марат. - Төшенкелеккә бирелергә ярамый. Әйе, көн саен физик күнегүләр эшләү җиңел түгел. Әнә шунлыктан урынга егылучылар бар. Авыру белән көрәшергә, аны җиңәргә кирәк. Күбрәк җәяү йөрергә тырышам. Йөзәргә дә йөрим. Сәламәтлегемә вакыт кызганмыйм".
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев